Эшләми торган атнада пенсияләр ничек биреләчәге мәгълүм

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Владимир Путин эшләми торган атна игълан итте.

Эшләми торган атнада пенсияләр график буенча биреләчәк. Әгәр дә кеше пенсияне 4 яисә 5 ноябрьдә алырга тиеш икән, ул чакта акчалар алданрак түләнеләчәк. Чөнки "Россия почтасы" да, Пенсия фонды хезмәткәрләре дә, банклар да эшләмәячәк. 

Пенсия фондының клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекләре графигында үзгәрешләр булуы бар. Шуңа да эш көннәрен алдан белешү киңәш ителә. Әмма бу пенсияләрне түләүдә чагылыш тапмаячак. 

Почта бүлекләре 3,4, 5 ноябрьдән тыш, гадәти графикта эшләячәк. 4 ноябрь - дәүләт күләмендәге бәйрәм, шуңа 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кимрәк булачак. Ә 5 ноябрьдә почта шимбә графигы буенча эшләячәк.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/eshlmi-torgan-atnada-pensiyalr-nichek-birelchge-mglm

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде