САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләмәүче пенсионерларга пенсиягә өстәмә акча суммасын санау ысулы тәкъдим ителде

Әгәр гражданин 2018 елда 15 мең сум пенсия алган икән, аның өчен индексация суммасы якынча 1 мең сум булачак.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү турында аңлатма бирде. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюдаул быел эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 7,05 процентка индексацияләнгәнен искәртте. 

  • Пенсияләр 2019 елның 1 гыйнварыннан индексацияләнә.

Эдуард Вафин республикада 800 мең эшләмәүче пенсионер барлыгын әйтте.  Аларның пенсиясен индексацияләү, ягъни кабат санау һәр гражданин өчен дә индивидуаль булачак, диде ул. "Әгәр гражданин 2018 елда 15 мең сум пенсия алган икән, аның өчен индексация суммасы якынча 1 мең сум булачак. Ә ай саен 10 мең алып барган гражданинның пенсиясенә якынча 700 сум өстәләчәк",  - дип мисал китерде Вафин.

 

Эшләмәүче пенсионерларга үзләренең өстәмә түләү суммасын белү өчен иминият пенсиясен һәм билгеләнгән түләүне (өстәмә түләүләрне һәм льготаларны исәпләмичә) 1,0705, ягъни 7,07% тапкырларга кирәк, дип аңлатты ул.

Реклама

 

Фото: архив/Абдулл Фархан

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X