САРМАН
  • Рус Тат
  • Эшчеңне иминиятләдеңме?

    27 февральдә район Советының утырышлар залында иминиятләүчеләр (эш бирүчеләр) өчен семинар-киңәшмә булды. Анда Социаль иминият фондының Әлмәт филиалы белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмә иминиятләүчеләрне укыту формасында үтте, дияргә була. Чөнки анда Фондның 2012 елда хәл итәргә тиешле актуаль мәсьәләләре турында сөйләшүдән тыш, отчетлар, расчетлар тапшырудагы үзгәрешләр буенча да сүз булды, күп кенә...

    27 февральдә район Советының утырышлар залында иминиятләүчеләр (эш бирүчеләр) өчен семинар-киңәшмә булды. Анда Социаль иминият фондының Әлмәт филиалы белгечләре катнашты.
    Семинар-киңәшмә иминиятләүчеләрне укыту формасында үтте, дияргә була. Чөнки анда Фондның 2012 елда хәл итәргә тиешле актуаль мәсьәләләре турында сөйләшүдән тыш, отчетлар, расчетлар тапшырудагы үзгәрешләр буенча да сүз булды, күп кенә яңалыклар хакында әйтелде. Филиалның Сарман районы буенча баш белгече Нурия Курбиева семинар-киңәшмәне ачып, башка өлкәләрдәге кебек, социаль иминият мәсьәләләрендә дә әледән-әле үзгәрешләр булып торуын һәм иминиятләүчеләрнең алардан хәбәрдар булырга, куелган таләпләрнең төгәл үтәлергә тиешлеген билгеләп үтте. Филиалның баш белгече Марат Нигъмәтуллин отчетларны ЭЦП (электрон цифрлы имза) кулланып тапшыру тәртипләре, аның өстенлекләре турында сөйләде. Ул отчетлар тапшырганда китә торган хаталар турында да әйтеп, киңәшләр бирде. "Такснет" ЯАҖ вәкиле Виктор Гурский портал белән эшләү тәртипләренә тукталды.
    Эш бирүчеләр арасында, бу, нигездә, эшмәкәрләргә кагыла, социаль иминият органында теркәлмәүче яки теркәлүне сузып йөрүчеләр дә бар икән. Бу, билгеле, взнослар түләмәс өчен эшләнә. Тик андыйларга җаваплылык каралган. Филиалның баш белгече Резедә Мәхмүтова шулар һәм 4-ФСС формасы буенча отчет тапшыру срокларын бозган өчен җаваплылык турында сөйләде, Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертелгән үзгәрешләрне атады. Филиалның иминият взносларын җыю бүлеге начальнигы урынбасары Алексей Агапов вакытлыча эшкә яраксызлык пособиеләре түләүдә булачак үзгәрешләргә тукталды. Алар тулысынча 2014 елда гына кертелсә дә, яңа проектка быел ике өлкәдә старт бирелгән инде. Татарстанның күп кенә башлангычларда лидер булуын искә алсак, киләсе елдан безнең дә аңа кушылуны көтәргә кирәктер. Травматизм бүлеге начальнигы Тәслимә Габдрахманова производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм профессиональ авырулардан иминиятләү, производствода имгәнүләрне булдырмау чараларын финанслау тәртибе һәм шартлары турында сөйләде. Узган елда районда эш урыннарында алты бәхетсезлек очрагы теркәлгән, алар буенча эшкә яраксызлык вакыты 442 көн тәшкил иткән. Т.Габдрахманова производствода травматизм булмаслык итеп эш оештыручылар өчен иминият тарифларына ташламалар белән дә таныштырды. А.Агапов йомгаклау сүзе белән чыгып, иминиятләүчеләрнең семинар-киңәшмәдә күтәрелгән барлык мәсьәләләргә җитди якын килүләрен сорады, Фонд сайтының "кара исемлек тактасына" эләкмәүләрен теләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим