САРМАН
  • Рус Тат
  • Ерак сәфәр, ак юллар

    Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын халыкка җиткерү, алар күңелендә милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү - изге эш ул. Бу, бигрәк тә, тарихи-мәдәни мирас елында киң чагылыш табар, дип ышанасы килә. Мәдәни, иҗтимагый тормышта булган вакыйгаларны өйрәнгән чакта, шул чорның күренекле шәхесләренең биографиясенә караган фактларның да әһәмиятле...

    Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын халыкка җиткерү, алар күңелендә милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү - изге эш ул. Бу, бигрәк тә, тарихи-мәдәни мирас елында киң чагылыш табар, дип ышанасы килә. Мәдәни, иҗтимагый тормышта булган вакыйгаларны өйрәнгән чакта, шул чорның күренекле шәхесләренең биографиясенә караган фактларның да әһәмиятле булуын күпләр аңлыйдыр. Чөнки тарихи процесслар иң элек конкрет шәхесләрнең эш-гамәлләрендә чагылыш таба, калку гәүдәләнә. Димәк, узган чорны тирәнтен үзләштерү өчен, шул дәвердә яшәгән күренекле шәхесләрнең эшчәнлеген тиешенчә үзләштерү таләп ителә. Ә үткәнне белмәгән, оныткан халыкның киләчәге шөбһәле булган шикелле, күренекле шәхесләрне белмәүчеләрнең тарихны аңлавы шикле. Мәсьәләгә шушы яссылыктан караганда, безнең өчен үзәк китапханәгә яңа кайткан китаплар арасында "Мәрҗани" җыентыгы аеруча әһәмиятле. Китап күренекле татар галиме, тарихчы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлына, иҗатына багышлана. Басма авторлары галимнең бар ягын яктыртырга тырышканнар.
    Әхмәтгәрәй Хәсәни. "Фәнни-популяр җыентык".
    Китап татар яңарышының әйдаманы, XX йөз башында милли мәдәниятне, китап басу эшен, вакытлы матбугатны үстерү өлкәсендә бәяләп бетергесез зур хезмәт куйган зыялы шәхес Әхмәтгәрәй Хәсәнигә багышлана. Җыентыкта Хәсәнинең тормышы, иҗаты, нәселе, гаиләсенә караган мәгълүматлар, үзенең әдәби әсәрләре һәм тәрҗемәләре, истәлекләре, фоторәсемнәре, архив материаллары, "Аң" журналының библиографиясе тупланган.
    Р.Бакиров. "Безнең тамырлар - Бизнәдә".
    Энциклопедик формада язылган әлеге китапта Татарстан Республикасының Чүпрәле районындагы менъяшәр татар Бизнәсе авылының үткәне һәм хәзергесе киң яктыртыла, күренекле шәхесләре турында тәфсилләп сөйләнелә.
    Р.Сәхәбиев. "Җырдан - җырга".
    Җырлар үсә һаман безнең
    җирдә,
    Әле дә җырлый халык, өзә
    генә.
    Тамырлары барып
    тоташкандыр
    Кешелекнең бәгырь
    үзәгенә.
    Рафаэль Сәхәбиевнең, яшь җырчы буларак, зур сәхнәгә менгән еллары бәхетле чор: җыр, музыка сәнгатендә Н.Җиһанов, А.Ключарев кебек олуг композиторларыбыз рухланып иҗат иткән дәвер. Шул чакта Р.Сәхәбиев эстрада һәм опера сәнгатендә кабатланмас тавышы, үз моңы белән халык мәхәббәтен яулады. Мондый олуг дәрәҗәгә чын талантлар гына ирешә.
    Кадыйр Сибгатуллин.
    Кадыйр Сибгатуллин бай әдәби мирас калдырып китте. Әле иҗатының башлангыч чорларында ук аның көндәлек матбугатта басылган шигырьләренә бөек шагыйрь Хәсән Туфан игътибар итә һәм яшь шагыйрьгә, зур өметләр баглавын әйтеп, хат юллый. "XX гасырның 70-90 еллар татар поэзиясе контекстында Кадыйр Сибгатуллин иҗаты" дигән темага Республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Китапта әлеге конференциядә яңгыраган чыгышлар да бирелгән.
    Батулла. "Әстәгъфирулла!". Беренче том.
    Монда хикәяләр, хикәятләр тупланган. Китапта тормышчан вакыйгаларга корылган хикәяләр белән бергә, тылсым катнашкан әкияти хәлләрне сурәтләгән әсәрләр дә бар. Җыентык "Таккүз" дигән хикәят белән башлана. Ул Урал якларына сәяхәткә чыккан Батулланың юлдашлары белән Ямантау мәгарәләренең берсендә Таккүз исемле дию пәрие белән очрашулары һәм аны алдап иреккә чыгулары турында.
    Батулла. "Шайтан таягы". Икенче том.
    Кыйссалар. Китапка 4 әсәр кергән: "Апуш-Тукай", "Бию җене кагылган егет", "Күк капусы ачылганда", "Җимерелгән бәхет".
    "Бию җене кагылган егет" әсәрендә бөтен дөньяда дан-шөһрәт яулаган балет артисты Рудольф Нуриев тормышының кайбер мизгелләре бирелгән. "Күк капусы ачылганда", "Апуш-Тукай" әсәрләре бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан язылган, шагыйрьнең тормыш юлы яктыртылган.
    Батулла. "Яралы бүреләр". Кыйссалар, роман. Өченче том.
    Китапка татар халкының үткәнен чагылдырган "Мур кырылышы", "Яралы бүре", "Бүзкортларның үлеме" исемле романнар тупланган. Укучы Аксак Тимернең яу хроникасы белән таныша; бөек шагыйрь Тукай белән шәһәрләр, илләр буенча сәяхәт итә. Шул чорның күп кенә зыялы шәхесләре турында мәгълүмат ала.
    Батулла. "Мираж" кино-сценарий. Дүртенче том.
    Рус телендә язылган бу китапта укучы Г.Тукай белән - "Апуш-Тукай", биюче Р.Нуриев белән - "Священный демон", әкият батырлары белән - "Албатур", мультфильмнар турында "Сказочный сундук" дигән язмалар аша таныша ала.
    "7 великих побед и еще 42 подвига в Великой Отечественной войне».
    Китап Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Монда Совет Армиясенең сугыш нәтиҗәләрен үзгәртүче 7 борылышы турында язылган. Болар Брест крепосте, Мәскәү, Ленинград, Сталинград өчен барган сугыш, Курск дугасы, Белоруссияне азат итү, Берлинны алу. Китапка шулай ук тагын 42 көчле, нәтиҗәле сугышлар турында да язылган. Бик күп фотографияләр, карталар бирелгән. Бу - безнең тарих, без моны белергә тиеш.
    "Мы - патриоты!" Классные часы и внеклассные мероприятия.
    Җыентыкта 1-11 класс укучылары белән хәрби-патриотик темага караган класс сәгатьләре, класстан тыш чаралар үткәрү өчен әзер сценарийлар тупланган. Анда Россиянең үткәне, бүгенгесе яктыртыла. Китап, мәдәни традицияләр, фән, сәнгатьтәге казанышлар, сугыштагы җиңүләр, туган ил турындагы белемнәрне тагын да тирәнәйтү максатыннан, класс җитәкчеләренә, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарларына, балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләренә файдалы булыр, дип ышанасы килә.
    Хөрмәтле китап сөючеләр! Бу китаплар китапханәдә бар. Килеп укый аласыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим