САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эльмира Шәрифуллина:«Фаилнең язучылар арасында ише юк иде, дус дигәннәре дус булмады»

Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина үз гомерен фаҗигале һәлак булган ире Фаил Шәфигуллин иҗатын пропагандалауга багышлады, аның архивын берәмтекләп җыеп, китаплар чыгарды.

Эльмира Шәрифуллина белән татар әдәбиятында хатын-кыз язучыларга мөнәсәбәт, Фаил Шәфигуллин белән 14 кенә ел яшәп калган гомер, трагедия булган 1982 ел турында сөйләштек. Кайбер шәхесләр көтелмәгән яктан ачылган икән — гафу итегез…

Эльмира апа, ир-ат татар язучыларының хатын-кыз язучыларга бераз кимсетебрәк каравын беләбез. Язучыларның «Ана сандугачлар сайрамый» дигән сүзе дә бар. Ни дияр идегез?

Ничек кенә сайрый әле. Кемнәрнеңдер аларны сайратасы яки сайраганнарын ишетәсе килми. Бу сүзләрне язучыларның бер съездында Ркаил Зәйдулла әйткән иде. Ул мөгез чыгарырга ярата бит инде.

Аңа байтак җавап таптылар: шагыйрә Фирая Зыятдинованың мәкаләсен хәтерлим. Ә бәлки, парының ярты авырлыгын үз җилкәсенә алып, балаларын үзе утырып чыгаручы ата кошларга карыйдыр ул Ркаил әйткән сайрау галәмәте. Дәвам калдыруның ни кадәр газаплы һәм татлы хис икәнен аңлап, үзенең нәни йөрәге аша кичерүче ата кошларга. Аңлатмалы сүзлектә сандугачларга карата андый мәгълүмат юк. Кыскасы, бу өлкәдә белгеч түгелмен, табигатьтә могҗизалар күп дип кенә әйтә алам. 

Хатын-кыз «сайраучы кошлар»ның беренче бишлегенә кемнәрне кертәсез?

Салисә Гәрәеваның шигъриятен югары бәялим. Искиткеч тирән, фәлсәфи, шагыйрәнә осталык белән язды. Аның күпчелек гомере, эшчәнлеге дә Чиләбе якларында үтте бит. Ул анда татар халкы өчен зур эшләр майтарды: татар радиолары ачты, Җәлил укулары үткәрде. Бу хакта Ирек Сабиров «Мәдәни Җомга»га да язып та чыкты. Пенсия алдыннан гына кайтты Салисә Казанга. Һади Такташ премиясен алды алуын. Әмма аның иҗаты алай гына калырга тиеш түгел иде. Урал якларында өчәр меңлек залны күзенә каратып тоткан шагыйрәнең туган җирендә олылап иҗат бәйрәме үткәргәнен хәтерләмим. Шигырьләрен тәмле итеп укый белә иде, юкса, ике телдә дә.

Халисә Мөдәррисова, Илсөяр Иксанова, Рәмзия Габделхакова, Йолдыз Миңнуллиналарның иҗатын югары бәялим. Янсуарның «Карурман»ын карап сокландым һәм шатландым. Алдагы буынны карасак, Саҗидә апа Сөләйманова, билгеле — ул турыда бәхәс тә юк. Лена Шагыйрьҗан. Вәсимә Хәйруллинаның балалар өчен язылган шигырләре бик тәрбияви. Рифма-ритм туры китереп кенә язылган «шакмак шигырьләр» түгел, тоем белән язылган, педагог буларак, иң беренче чиратта, баланың эчке кичерешләре, холкы күздә тотылган, кешелеклелек мәсьәләсе калку итеп куелган шигырьләр. Тәнкыйте — уен-көлке белән. Фәнис Яруллин батырлыгы белән язучы Сәмига Сәүбанова бар.

Бу ир-ат язучыларның хатын-кыз язучыларны танырга теләмәве нәрсәгә бәйле?

Үзләрен генә өстен кую нәрсәгә бәйле икән инде — белмим, белмим… Тарлыкмы… Башкортларда башкачарак кебек. Даими аралашмасам да, аларның әдәби тормышыннан мәгълүматым бераз булса да бар. Редколлегияләрдә дә, җитәкче урыннарда да язучы хатын-кызлар байтак. Анда хатын-кызга карата мөнәсәбәт әйбәтрәк шикелле.

Якутиядә язучылар берлеге дә хатын-кыз кулында. Бездә берлек җитәкләрлек хатын-кыз бармы?

Андый «боевой» хатын-кыз да күрмим әле. Әй, Союзга кем килсә дә, үз даирәсе, үз сөйкемлеләре. Җитәкчелек күңелләрне тарайтамы соң? Шаккатарсың!

Берлек бик кирәкме ул язучыга?

Кирәк инде ул. Ул өең дигән кебек…

Кайсы да булса рәис чорында ул сезгә икенче өегез була алдымы?

Сайрый торган ата сандугачтай хис итмәгәч, атлыгып тормыйсың шул. Кырын караш тиз сизелә бит ул. Кайда хөрмәт, кайда якты йөз — гадәттә, шунда барасың. Мин күбрәк редакцияләргә йөрим. Ә союзга йомыш булса гына, иҗат кичәләренә барам. 

Кайсы рәис чоры рәхәтрәк иде?

Берлек өчен, гомумән, сөйкемле сөякле, көтеп алынган әһел булмадым мин. Фоат абый Галимуллин вакытында Фаилне Тукай премиясенә кабаттан тәкъдим итү мәсьәләсенең идарәдә каралуын сорап хат яздым, ике тапкыр яздым. Хатым идарәдә каралмады. Илфак Ибраһимов вакытында да кузаттым, «Рухият»та китабын чыгаруда да ярдәм сорадым. Вакыйф Нуриев кул куйган хат бирделәр. Илфакның «Рухият» белән мөнәсәбәте бик яхшы юкса. Үлгән кеше кемгә кирәк?

Беренче мәртәбә 1989 елда, тууына 50 ел тулганда Дәүләт премиясенә куелган иде.

Фаил иҗаты буенча күп эшләдем, Аллага шөкер, кулымнан килгәннәрен. Ике тапкыр иҗат кичәсен үткәрдем. Артыннан йөрмәгәч, 70 еллыгы калды. Китапларын чыгарам. Ярар инде, үз иҗатымны күрергә теләмәсеннәр дә ди. Фаилнекен күрсеннәр иде, һичьюгы…

Үз иҗатыгыз да зур инде, Эльмира апа. Сезнең укыла торган шагыйрә икәнегезне беләм, китапханәләргә дә, мәктәпләргә дә очрашуларга йөреп торасыз. Дөрес, иң күп укылган китап исемлегендә кызыксыну бүләге генә эләкте.

Беренче урынны да, икенче, өченче урыннарны алганнары да байтак. Тик, чыбыксыз телефоннар буенча, китапханәчеләргә: «Һаман бер кеше булмасын!» — дигән кисәтүләр ясалганын ишеттереп торалар. Быел да «Каюм коесы» дигән китабым «Иң күп укылган» дигән тавыш җыйган. Тик беренче урын Марсель Галиевкә бирелән. Минеке «Кызыксындыруга» калган. Анысы да Гәрәй Рәхим тырышлыгы белән дип аңладым.

«Акчасы булгач, салырга яратучы эшлексезләр аның янында йөрде. Башына җиттеләр…»

Фаил абый белән ничек таныштыгыз?

Педучилищеда укыганда мине Союзга яшь язучылар секциясенә җибәрделәр. Фаил ул вакытта союзга керү алдында иде. Секциядә яшь язучыларның иҗатын тикшерделәр: Фаилнекен, Тәүфикъ Камалиевныкын… Айдар Хәлим белән Фәнис Яруллин да булмадымы икән әле? Миңа беркетмә язарга куштылар. Бәя биреп, Хәсән Туфан белән Нәби Дәүли сөйләде. Аларны тыңлап, язуны онытып утырам икән, берәү көчле тавышы белән: «Нишләп язмыйча утырасың?» — дип кычкырып җибәрде. Күтәрелеп карасам — зур зәңгәр күзләр белән Фаил карап тора.

Кич кафеда табын оештырганнар иде. Эчемлек белән. Салгач, яныма килеп утырды ул. Ләкин озатмады. Икенче бер кызны озата киткән иде. Ахырдан әйтте инде: «Чибәрлегеңнән курыктым, барыбер миңа карамас, дип уйладым», — ди. Аннары аңа Идрис Туктар «ярдәм итте».

Мин ул вакытта Бауман урамындагы китап кибетендә китапларны почта аша җибәрү бүлегендә эшли идем. Идрис Туктар китап ярата торган кеше иде — гел дефицит китаплар исемлеге белән килә. Фаил да йөри башлады. Мине киноларга, Татар ашлары йортына әбәт ашарга чакыра иде. Ул Яшел Үзәндә яши, «Серго» заводында эшли иде бит, шуннан килеп йөрде. 

Сез Яшел Үзәнгә килен булып төштегезмени?

Әйе. «Ялкын» журналына эшкә урнашкан гына идем, аз гына эшләп калдым, Фаил алып китте. Бала тугач та Яшел Үзәндә мәктәпләрдә укыттым. 70нче елларда Казанга килдек. Зәки Нури мине — корректор, аны редактор итеп «Казан утлары»на чакырды. Фаил, бергә эшләү дөрес түгел дип, мине телевидениегә урнаштырды.

Нинди кеше иде Фаил абый?

Фаил абыең бик талантлы, бик эшчән кеше иде. Ләкин, яшьлегендә читтә йөргәнгәме, аның үз компаниясе булмады — язучылар арасына кереп бетә алмады. Монда бит кешеләр — кайсы бергә укыган, кайсы бергә эшләгән, кайсы бергә яшәгән… Ә аның ише юк иде. Тәүфикъ Камалиев белән бик яхшы дуслашты алар. Әйбәт дус иде Тәүфикъ (хатыны Роза Мулланурова — яхшы прозаик). Үлеп китте. Зөлфәт гади, ихлас иде, кешене ата сандугач, ана сандугач дип бүлмәде. Зөлфәт минем иҗатымны да бик бәяләде, үсендерде. Зөлфәт белән дус иде алар. Әмма башка яшьтәшләре андый булмады.

Теләсә кая йөртеп, астыртын дуслары башына җитте. Ризван Хәмид белән дус кебек күренгәндер. Әмма бу чын дуслык түгел иде. Фаил аның ялкау икәнен таныса да, чын дус дип кабул итте, сихерләнгәндәй аңа тагылды. Ә Фаил үлгәч, ул бер тапкыр судка да килмәде. Серләрен белгәндер, якын дусты иде, дип кат-кат әйтеп карадым — килмәде. Соңгы вакытларда авырды бит инде. Соңыннан хатыны Гайшә әйтте: «Сикереп тора да, сине искә ала иде», — ди. «Бәхилләдеме?» — дип синең белән саташты», — ди. 

Фаил абыйның дошманнары, яратмаган кешеләре бар идеме?

«Урман каравылчысы булып, урманга китеп яшәргә иде», — дип әйтә иде. Өнәмәгән кешеләре бар иде. Әмма мөнәсәбәтен белгертеп йөрмәде. Телгә килгән кешесен белмим.

Язучылар арасындадыр бит инде?

Әйе инде. Үзенә карата тар күңелле кешеләрне дә белә иде. Әмма сиздермәде. Фаил бик талантлы иде. Акчасы һәрвакыт була иде, чөнки күп эшли — гонорар ала. Таләпчән хатын була белмәдем. Мин аның күпме акча алганын да белмәдем. Акчасы булгач, салырга яратучы эшлексезләр аның янында йөрде. Башына җиттеләр инде. Күпләр көнләшкәндер, дим. Ул 43 яшендә китте. Хәзер аңа 80 булыр иде. Тагын 30 ел язса да, язганнары белән бөтенесен күмеп китә алыр иде. Пьесалар язам дия иде, өлгермәде.

Берне сөйләп, икенчене язып утырган кешеләр була. Андыйларны да күргәнем бар. Фаил андый түгел иде. Язганнары чиста чишмә суы кебек чылтырап торды. Бакча алгач, электричкада йөрдек бит инде. Үзе юлда гел китап укый иде, китапсыз йөрмәде. Ә үзе юлда сөйләшеп баручыларның ниндидер сүзен эләктереп алып, блокнотына теркәп куярга да өлгерә. Шул бер-ике сүздән хикәя ясый иде. Рәшит Сабиров аңа ниндидер темаларга заказлар да биреп яздыра иде. Ул гомере буе сөйләп йөргән «Сафура, Бәкер һәм трактор»ны Мирсәет Яруллин сөйләгән буенча язган иде. Ә җырлары ничек шаулап чыга башлады. Композитор Зиннур Гыйбадуллин белән командировкаларга баргач, «Яшьлегем тугае»н язып кайттылар. Аны башта көчле тавышы белән Нәфисә Василова гөрләтте, аннары Хәйдәр Бигичев җырлады. И кем генә җырламады инде аны… Үлмәс әсәрләр!

Ничек яшәдегез?

Дөресен әйткәндә, аны гаиләдән читләштерергә тырышучылар күп булды. Трагедия башта гаиләгә керде. Салу заманы иде. Язучылар салу белән бик мавыктылар. Зөлфәтләр дә, Ризван да… шул инде төп проблема. Ул бит кыйналганчы да югалып-югалып тора иде. Акчалы булгач, хатын-кызлар янына да йөртәләр иде. Ризван яңа фатир алган иде, әмма уку елы уртасында дип, хатыны, балалары Башкортстаннан күченмәделәр. Бөтенесе шул фатирда яттылар инде. Шуңа күрә Фаилнең кайтмый калуы минем өчен бөтенләй дә гаҗәп булмый иде. Икешәр-өчәр көн югалып тора. Кайткач, әнидә булдым дия иде. Әнигә барсак, ялганы ачыла иде… 

Югалып торганнан соң кайткач нишли иде?

Табаннан башлап баш түбәсенә кадәр үбеп менә. «Сине генә яратам», — дип елый-елый гафу үтенгән чаклары булды. Аерылышырга гариза да бирдек. Ризван судка барып: «Фаилне кертми, йозак куйган, Фаил миндә яшәде», — дип ялганлап сөйләп утырды. Аермадылар. Аннары Фаил портфеленә бау тыгып килде. «Гафу итмәсәң, асылынам», — дип. Чынлыкта бик күп куркытты, әлбәттә. 

«Табылырга тиеш булмагандыр инде…»

Фаил абый Язучылар берлегендәге банкеттан соң югалган дип беләм. Дөресме?

Октябрь бәйрәме алды иде ул. Мине Мөслимгә командировкага җибәрмәкчеләр иде. Ә Фаил җибәрмәде, үзем хәл итеп бетерәм, диде. Бишесе Камил Кәримов Берлеккә әгъзалыкка кабул ителгәч, «Бауман урамы, 19»да банкет оештырган. Ул банкетта Фаил булган. Ахырына кадәр утырмаган, бер «сухой»ны дипломатына тыккан да кайтып киткән. Сәламәтлек комбинатына кадәр Мөхәммәт Шәйхи белән кайткан, диделәр.

Кем соң ул?

Түбән Камада яшәүче шагыйрь. Соңрак ул да фаҗигале үлгән. Аның рәссам дусты да фаҗигале үлгән.

Димәк, 5 октябрь төнендә Фаил абый кайтмады.

Кайтмады. Ул төнне, Фаилны сорап, Зөлфәткә ике тапкыр төштем. «Кызлар янындадыр», — дип көлде генә. Зөлфәт банкетта булмаган. Икенче көнне кич кенә милиция килде: «15нче больницада ята, хәле «лучше среднего», — диде. Кич хастаханәгә кертмиләр. Иртәнге 7дә анда идем инде. Коймак пешереп бардым, ул йомыркага гына туглаган коймак ярата иде. Аныкы диелгән палатада юк. Палатадагылар әйтте: «Төнге 12дә укол кададылар, «Ааа» диде дә үлеп китте», — ди. «Килгәч, берничә исем атады ул», - диделәр. Руслар булгач аңламаганнар, истә калдыра алмаганнар. «Башын тота алмады, аңы юк иде», — диделәр. Әле ничә көн моргта ятты, бәйрәм алды булгач, бирмәделәр. 

Кай җирдән табып китергәннәр соң айныткычка?

Кайтып җитеп килгән. Без Татарстан урамы башында яши идек. Париж Коммунасы урамында ташландык дәрәҗәсендәге йортлар иде. «Болгар» номерларының теге ягыннан ишегалды инде ул. Шунда ятканын бер хатын күргән дә милициягә шалтыраткан. 

Кыйналган булганмы?

Кыйналган. Яссы әйбер белән башның арт чүмеченә сугылган. Миңа табиблар аңлатты: андый вакытта кеше исерек кебек була икән. Шуңа аны айныткычка алып киткәннәр. Сәгать 3кә кадәр шунда булган, аннары хастаханәгә китергәннәр. 

Җинаять эше тикшерелдеме соң инде?

Мин өмет белән яшәдем. Икенче бер җинаятькә ияреп, соңрак килеп чыкмасмы дигән өметем дә бар иде. Зөлфәт, Камил Кәримов, Ләбиб Лероннар имзалары белән «Литературная газета»га да язып карадык. Газетага язгач, район бүлегеннән республикага күчереп, эшне Роза Яруллина дигән хатынга бирделәр. «Аңа эләккәч, табыла да табыла», - диделәр. Булмады. Үзем дә йөреп карадым. Вытрезвительдә бергә яткан кешеләрнең адресларын таптым. Дежур медсестра: «Үз сменам түгел иде, балам бар, мине катнаштырмагыз», - дип бик каты елады. Прокуратурада миңа: «Без сине кулга алабыз. Безгә эшләргә комачаулыйсың», - диделәр. Шуннан соң туктадым. Табылырга тиеш булмагандыр инде… 

Эльмира апа, язучылар аның бер язу калдырып китүе турында сөйлиләр. Бармы андый язу?

Мин андый язуны күрмәдем. Мин килгәндә өстәлен чистартканнар, бер язу да калмаган иде. Хәтта минем өстәл асты да актарылып беткән иде. Кайбер фотолар юкка чыкты. «Вернусь через миллион лет», дигән язу турында сүз бара, белмим язгандырмы, берәр хикәя детале итеп теркәп куйгандырмы, күзем белән күрмәдем. Андый сүзләр минем шигырьдә дә бар инде ул. //Миллион елдан гына кире кайтам,//Үз-үземә кайтам әйләнеп…//

Фаил абый үлгәндә әнисе исән идеме әле?

Әни Фаилдан соң өч ел яшәде. Әни үлгәч, аны озату да минем өстә булды. Күмешергә Фәннүр Сафин барды. Ризван да бармады, башкалар да. Бөтен йолаларын китердем — ашларын үткәрдем. Энем чардуган ясады. Фатиры гына әрәм калды. Фаилның диңгездәге абыйсына яздым, аның Фаил исән вакытта ук кайту теләге зур иде, ул да кайтып документларын эшли алмады. Исән улы булгач, мин дә аркылы төшмәдем. Ул Фаил алган фатир иде, хөкүмәткә калды. Бай яшәгән кеше түгел бит инде — балаларга аз булса да ярдәм булыр иде дә… 

«Хәзер Зөлфәтләр, Мөдәррис Әгъләмнәр исән булса да, җиңелрәк булыр иде кебек»

Фаил абыйның архивлары бөтенесе дә сездәме? Бөтен әсәрләре дә басылып беттеме?

Миндә. Булганнары басылып бетте. Бер өлешен Милли музей архивына тапшырдым.

Фаил абыйның үзе исән чагында китаплары чыгып тордымы? Ниндидер мактаулы исемнәр алып өлгердеме?

Китаплары сирәгрәк, юкарак чыкты. Соңгы шигырьләрен чыгарырга уйламады да, прозаны чыгарып калдырырга тырышты. Язучы буларак, бер мактаулы исеме дә юк. 1989 елда, вафатыннан соң, Тукай премиясенә куйганнарын әйткән идем. Әмма ул елны «Халык авыз иҗаты»ның 12 томлыгы куелган иде — ул алды. Күрсәң иде, күпме хата ул Тукай бүләге алган китапта! Фазыл Туйкин иҗатын өйрәнгәндә шаккаттым. Тагын куеп карыйсым килә дә… Икенче елга тәвәкәлләп куеп караргамы инде?

Сезнең иҗатка Фаил абый ничек карый иде?

Күтәреп тә алмады, язма да димәде. Ул: «Шигырьләреңне китап итеп җыярга вакыт җитте», - дигәч, беренче китабымны — «Яңгыр җиле»н төзедем. Мин бит күбрәк аның иҗатына юл куйдым. Өйдә язу өстәлем дә юк иде.

Фаил абый вафатыннан соң, аның каләмдәшләре сезгә терәк була алдымы?

Юк. Гел кыерсытылдым. «Толларның да җаны бар», «Кагылмагыз!» - дип ачынып язган шигырьләремне газетада укыгач, Риза абый Ишморат таягына таянып килгән иде: «Кем кага сине?» - дип. Әйтмәдем инде. Алар бит үз куллары белән эшләми. Хәзер Зөлфәтләр, Мөдәррис Әгъләмнәр исән булса да, җиңелрәк булыр иде кебек.

Камил Кәримовка да таянырга тырышып карадым. Үз иҗатыма ярдәмен сизмәдем, әмма Фаилнең өч томлыгын чыгаруны сорап, Татарстан китап нәшриятына Гарәф Шәрәфетдинов исеменә хатны аның белән бергә яздык. Бер әйбер күңелдә таш булып калды: Фаилның 60 еллыгына — «Юморның соңгы көне» дигән мәкалә язган. Шуны журналдан укыгач, күзем маңгайга менде. Анда: «Тукталышта сине кызган үтүк белән каршы алсалар», - дигән сүзләр бар иде. Мин икәне язылмаган, әмма миңа ишарәләнгән кебек. «Оятсыз икәнсең», - дидем. Фаилнең 75 еллыгына шул мәкаләне төзәтеп, их бу ирләрне, эш сәгате беткәч, туры хатыннары янына кайтсалар, фаҗигаләр азрак булыр иде дибрәк, минем шигырьләрдән өзекләр алып язды.

Вакыйф Нуруллинга үпкәм калды. Ул Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары иде. Фаил үлгәч, аның истәлекләрен җыйдым да нәшриятка килдем. «Аныкы түгел, фәләннәрнеке дә юк», - дип санап чыкты. «Без бер гаиләгә бер елга икешәр китап чыгарып бирә алмыйбыз», - диде. «Финанс ягын да уйларга кирәк», - ди. Ул елны үземнең дәфтәр калынлыгы «Мизгел» китабым чыгасы иде. Үзләренең бит кирпеч-кирпеч китапларын чыгарып торалар. Менә бу язучыларның мөнәсәбәте! Ятим балалар белән калдың, димәделәр. 

Фаил абыйның кабере кайда?

Яңа татар зиратында. Язучылар берлеге каберенә таш куйдырды. Ә яшәгән йортыбызга истәлек тактасы куйдыртырга Рафис Корбан рәислек иткән вакытта йөри башлаган идем. Нинди документлар сорасалар да, илтеп бирдем. Ул вакытта Нәби Дәүлигә дә такта кую эше башланган иде. Нәби абыйга куйдылар… Фаилгә такта куелу турында әле сүз юк.

«Мин Әмирдән бер зыян да күрмәдем»

Эльмира апа, мәрхүм Аманулла нинди кияү иде? Аңа мөнәсәбәтегез?

Алар Рушания белән Чаллы театрында таныштылар. Фаил Ибраһимов Рушанияне әдәби бүлеккә эшкә чакырган иде һәм Аманулланы да әсәрен куярга чакырган. Шунда таныштылар. Хатын аерган кеше булгач, дөресен генә әйткәндә, Рушанияне бирәсем килмәде. Беренче хатыны Әнисәне кыйнаган дигән сүз куркытты. Гайбәт булдымы ул, белмим. Бер дә сорамадым үзеннән. Рушания: «Барысы да гайбәт, әйбәт кеше», - диде. Торып киттеләр. Эшчән иде, безнең бакчада мунча мичләренә кадәр чыгарды. Бакча алганнар иде үзләре дә, өй салды. Күп яза иде. Мин Әмирдән бер зыян да күрмәдем, Рушанияне дә кыйнамады. Башта эчмәде дә. «Рушанияне дипломат итеп үстергәнсең, рәхмәт, әнкәй», - диде. Икенче балалары булыр алдыннан аны Камал театрыннан җибәрделәр. Шахмат уйнап утырып, сәхнәгә өлгермәгәнме шунда — нидер булган инде. Горур кеше иде, гафу үтенеп тормаган. Акчасыз чагында тугыз ай миндә яшәделәр. Аманулла начар кияү булмады. Тик курку хисе белән яшәдем. Эчүе артыкка киткәч, Рушания дә: «Түзә алган кадәр түздем, рөхсәт итсәң, кайтыр идем», - диде.

Соңрак аралашып тордыгызмы?

Әйе. Балалар белән дә аралашты. Пылаулар пешереп, барыбызны бергә чакырганы да булды. Ул яңадан берничә тапкыр өйләнеп тә караган.

Аңа Туфан Миңнуллин премиясе бирелде. Таныклыгы үлгәннән соң улы Сәйдәшкә тапшырылды. Ул малайларга әтиләренең бер бүләге кебек булгандыр инде. Акчасы да…

Сәйдәш таныклыгын гына алды. Акчасын алдан үзенә биргән булганнар. Аны барыбер дүрткә бүлерләр иде. Аның бит олы кызы (Әнисә Сабирова кызы. Финляндиядә яши. авт.) һәм әнисе бар. Фатирын да дүрткә бүлделәр. Фатирын Сәйдәшкә яздырдык та, бәясенең ике өлешен әби белән олы кызына түләдек.

Язылып дөньяга чыкмаган әсәрләре күп калган булырга тиеш. Мин аның «Нәүрүз» фестивале вакытында режиссерларга әсәрләрен тәкъдим итәргә йөргәнен хәтерлим.

«Голливуд артистлары көнләшерлек әсәрләр яздым, әнкәй», - диде. Кайда ул әсәрләр? Белмим. Малайлары килгәндә туганнары фатирындагы әйберләрен алган булганнар.

Малайлары үзенә охшаганмы? Аларда бит күпме талантның — Фаил абый каны да, сезнеке дә, Аманулланыкы да…

Бик сәләтле алар, Аллага шөкер! Ләкин үсендереп, бу юлга кертеп җибәрәсе килмәде. Әдәбият — катлаулы, кантарлы юл. Кызларымны да ул юлга өндәмәдем.

 

  • Күренекле татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллина 1947 елның 4 июнендә Мөслим районының Симәк авылында укытучылар гаиләсендә туган. Минзәлә педагогика училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1974 — 1997 елларда «Ялкын», «Яшь ленинчы» («Сабантуй»), «Мәгариф» газета-журналларында эшли. 1998 — 2004 елларда Казан педагогика көллиятендә укыта.
  • Шагыйрь һәм прозаик Фаил Шәфигуллин 1939 елның 18 маенда ТАССРның Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында туа. 1956 елдан Коми АССРда  — урман кисүче, чирәм җирләрдә — тракторчы, Приморье краеның Находка шәһәрендә — слесарь, Тын океанның балык тоту флотында матрос була. 1962 елда Татарстанга кайта һәм 1970 елның көзенә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә заводта эшли, кичке урта мәктәпне һәм, читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1970 елдан башлап Фаил Шәфигуллин Казанда журналистика эшендә: «Казан утлары”нда әдәби хезмәткәр, яшь язучыларның «Идел» әдәби альманахында җаваплы редактор була. Гомеренең соңгы елларында (1975—1982) «Чаян» журналы редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшләде.
  • Драматург һәм артист Аманулла (Әмир Аман улы Камалиев) 1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган «Җәйге кырау» драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга. 2019 елның 30 июнендә вафат булды, җәмәгатьчелек драматург белән Кариев театрында хушлашты, ул туган авылында җирләнде.

 

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/culture/02-07-2020/elmira-sh-rifullina-failne-yazuchylar-arasynda-ishe-yuk-ide-dus-dig-nn-re-dus-bulmady-5753075

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев