САРМАН
  • Рус Тат
  • Ел укытучысы ачыкланды

    Сәләтле, тирән белемле, иҗади эшләүче, заманча технологияләрне уңышлы кулланучы. Бүгенге көн укытучысына куела торган төп таләпләр бу. Традициягә әйләнгән "Ел укытучысы" бәйгесе нәкъ менә шундый укытучыларны ачыкларга ярдәм итә дә инде. Конкурсның III муниципаль турында биш укытучы катнашты. I турда катнашучылар педагогик казанышлар портфолиосы бәйгесендә көч сынашсалар, II турда конкурсның...

    Сәләтле, тирән белемле, иҗади эшләүче, заманча технологияләрне уңышлы кулланучы. Бүгенге көн укытучысына куела торган төп таләпләр бу. Традициягә әйләнгән "Ел укытучысы" бәйгесе нәкъ менә шундый укытучыларны ачыкларга ярдәм итә дә инде.
    Конкурсның III муниципаль турында биш укытучы катнашты. I турда катнашучылар педагогик казанышлар портфолиосы бәйгесендә көч сынашсалар, II турда конкурсның әлеге этабына үтүчеләрнең мастер-класслар ярдәмендә һөнәри осталыклары ачыклана. Ә III турга, кагыйдә буларак, иң сәләтле, һөнәри яктан башкаларга да үрнәк булып, үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер укытучылар үтә.
    Мәгариф бүлегенең әйдәү-че белгече, профсоюз оешмасы җитәкчесе Илдар Һадыев конкурсантларны сәламләгәннән соң, бәйгене алып баручы - мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәре Гүзәл Шәйхразыева аларны сәхнә түренә чакырды.
    Быелгы бәйгенең муниципаль турында, югарыда әйтелгәнчә, биш укытучы көч сынашты. Болар - Сарман урта мәктәбеннән биология укытучысы Зилә Фәйзуллина, Сарман гимназиясеннән технология укытучысы Наҗия Миңнуллина, Җәлил гимназиясеннән башлангыч класслар укытучысы Елена Рәхимова, Җәлил икенче мәктәбеннән математика укытучысы Людмила Евстафьева, Җәлил беренче мәктәбеннән информатика укытучысы Гөлнара Латифуллина. Г.Шәйхразыева, аларны тамашачылар белән таныштырып, "районның иң тырыш, иң алдынгы укытучылары" дип атады, һәркайсының үзенчәлекле якларын билгеләп үтте. Ә инде сүз алгач, конкурсантлар үзләре, педагогик эшчәнлекләре, үз алларына куйган максатлары белән тагы да тирәнтенрәк таныштырдылар. Бәйгенең II турында алар мастер-класс үткәрделәр. Ә III турда ораторлык осталыкларын эшкә җиктеләр - "Әгәр мин мәгариф бүлеге җитәкчесе булсам" дигән темага чыгыш ясадылар. Эстетик зәвыкны ачыклауга багышланган IV турда аларның сәнгать осталыкларына, эчке дөньяларының рухи байлыгына сокланмаган кеше калмагандыр. Е.Рәхимова чәчәкләр үстерү, агачка рәсемнәр төшерү белән мавыга. Н.Миңнуллина турында алып баручы юкка гына "Районның иң тәҗрибәле технология укытучысы" димәгән икән - ул күп төрле кул эшләренә оста, ә инде бәйрәмнәр, иң тантаналы очраклар өчен пешергән, "иҗат иткән" тортлары - күз явын алырлык. Гөлнара видеомонтаж, фотомонтаж белән мавыга, гитарада уйный, чигә. Зилә исә матур-матур чәчәкләр, гөлләр үстерә. Людмила Федоровна фотога төшерергә ярата, видеороликлар иҗат итә.
    Әлбәттә, конкурсантларның һәркайсы "Ел укытучысы" дигән исемгә лаек булырлык иде. Моны бәйгегә йомгак ясаган И.Һадиев та билгеләп үтте. Әмма таләпчән жюри (ә аның составына район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Сәхипова, районның иң тәҗрибәле укытучылары кертелгән иде), һәр нечкәлекне искә алганнан соң, "Ел укытучысы-2012" дигән исемгә Людмила Евстафьеваны лаек дип тапты. Аңа - күчмә кубок, барлык конкурсантларга мәгариф бүлегенең Почет грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә Сарман сәнгать мәктәбе укучылары аларга иң матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим