САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Экспертлар буыннар авыртканда булыша торган берничә ризыкны атады

Әлеге продуктлар арасында җитен мае, сардина, скумбрия, сельдь балыклары, киви, куркума һәм сөт бар.

Буын авырулары еш кына кимерчәк тукымадагы матдәләр алмашы бозылу аркасында барлыкка килә. Экспертлар симптомнарны җиңеләйтергә булыша һәм чирнең башлануына тоткарлык ясый торган берничә продуктны атады. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Артроз вакытында буыннардагы кимерчәкнең таркалуы нәтиҗәсендә ялкынсыну процессы башлана. Әлеге процессны киметү өчен, рационга омега-3 кислоталарын кертергә кирәк. Бу элемент скумбрия балыгында күп.

Файдалы продуктларның тагын берсе – киви. Әлеге җимеш гиалурон синтезына ярдәм итә торган антиоксидантларга бай.

 

Реклама

Буыннары авыртудан интегүче кешеләргә шулай ук солы боткасына да игътибар итәргә кирәк. Әлеге ботканың составында марганец бар, аның ионнары сөяк һәм кимерчәк тукымалары ферментларын җайга сала.

«Медикфорум» порталы хәбәр иткәнчә, җитен мае, сардина, сельдь, куркума һәм сөт куллану да буыннар авыртканда ярдәм итә.  

Фото: radavam60.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X