САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Думада йортларга газны автомат рәвештә ябып куя торган плитәләр куярга тәкъдим иттеләр

«Газ-контроль» термоэлектр системасы газның саркып чыгуына юл куймаска ярдәм итәчәк.

Яңа төзелгән һәм капиталь ремонт ясалган йортларда газ чыккан очракта аны автомат рәвештә ябып куя торган плитәләр урнаштырырга кирәк. Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Галина Хованская шундый инициатива белән чыккан. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Газ-контроль» термоэлектр системасы газның саркып чыгуына юл куймаска ярдәм итәчәк. Мисал өчен, конфорка ялкыны кинәт сүнгән очракта газ килүдән туктаячак.

 

Әлеге инициативага күптән түгел Магнитогорскида килеп чыккан фаҗига сәбәп булды. Анда торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә 39 кешенең гомере өзелде.

Реклама

«Газпром»да Хованскаяның идеясен хупласалар да, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында газда одорантларның күләмен арттыру күпкә нәтиҗәлерәк булачак дип саныйлар. Газның исе никадәр зәһәр булса, аның саркып чыгуын шулкадәр тизрәк ачыкларга мөмкин, диләр ведомствода.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X