САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дмитрий Медведев Бөтенроссия халык диспансеризациясен үткәрергә боерды

Россия халкының барысы өчен дә тикшерү узу мөмкинлеге булыр дип көтелә.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2019 һәм 2020 елларда өлкән кешеләре арасында Бөтенроссия диспансеризация үткәрү турындагы боерыкка кул куйган. Бу боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә РИА Новости.

"2019 һәм 2020 елларда Бөтенроссия өлкән кешеләр арасында диспансеризация үткәрергә", - диелгән документта.

Бөтенроссия диспансеризациясен үткәрү турында апрель ахырында билгеле булды. Россия халкының барысы өчен дә тикшерү узу мөмкинлеге булыр дип көтелә. Элегрәк диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр үтәргә була иде.

 

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына, РФ Мәгариф министрлыгына, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына, Спорт министрлыгына һәм Хезмәт министрлыгына шулай ук диспансеризацияне һәм һөнәри карауларны популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-коммуникацион кампанияне тәэмин итү йөкләнде, диелгән документта.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев