«Чишмә» Марий Элдан I дәрәҗә Диплом белән кайтты
Мортамак мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Чишмә» фольклор коллективы «Рамазан» IV Төбәкара татар иҗаты акциясендә катнашты һәм «Вокал» номинациясендә I дәрәҗә Дипломга ия булды.
Коллективның җитәкчесе – Гөлнара Шәйхразыева. Акция 12 апрельдә Марий Эл республикасында ике – «Вокал» һәм «Хореография» номинацияләрендә үткәрелде. Анда 16-36 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк сәнгать осталары катнашты.
«Чишмә»не чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев