ЧӘЙ ПАКЕТИГЫН ТАШЛАРГА АШЫКМАГЫЗ!

Дөресен әйтегез әле: кем бер пакетлы чәйдән ничә чынаяк чәй эчә? Әллә арагызда бер тапкыр эчеп, аннан шунда ук чүп савытына ата торганнар да бармы? Ашыкмагыз! Аларны башка эшләрдә кулланып була!

Савыт-саба юар өчен. Пакетлы чәйләр майлы савыт-сабаны юарга ярдәм итә. Кәчтрүл яки табага су һәм пакетлы чәйләр салыгыз һәм төнгә калдырыгыз.

Начар исләрне бетерү өчен. Чүп чиләге, суыткыч, аяк киеме – боларның барысын да хуш искә төрер өчен пакетлы чәй ярдәмгә килә.

Келәмнәрне чистарту өчен. Атна дәвамында җыелган пакетлы чәйләрне суга салып куегыз. Аннан пакетларны ертып, пакеттагы чәйләрен келәмгә сибеп чыгыгыз һәм кипкәнен көтегез. Аннан аларны тузан суырткыч белән җыеп чыгыгыз. Болай эшләгәндә тузан һәм пычрак чәй белән бергә чыгып бетәчәк, начар исләр дә бетәчәк.

Матурлык өчен. Пакетлы чәйне суга салып торыгыз һәм күз кабакларына куегыз. Бу ысул күзләрнең арганлыгын бетерә, матурлатып, яшәртеп җибәрә.

Бүлмә гөлләре өчен. Чәй – бик яхшы ашлама. Гөлләрне күчергәндә чәй пакетларын чүлмәк төбенә салып калдырырга онытмагыз.

Черки тешләгәннән. Тотылган пакетлы чәйне салкынча суга тыгып чыгарыгыз һәм бөҗәк тешләгән урынга куеп торыгыз. Кычытулар да, авыртулар да бетәр.

Кәгазьне буяр өчен. Гадәти ак кәгазьне каты чәй белән буясагыз, ул антиквар кәгазьгә әйләнәчәк.

Пыяла чистарту өчен. Тотылган пакетлы чәйләр өстенә кайнар су агызыгыз. Чәйне тәрәзә, көзгеләргә сиптереп чыгыгыз. Бераз вакыт узгач, чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

Чыганак: http://yalkyn.com/tejribe/37823/

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде