САРМАН
  • Рус Тат
  • Чума кагылмасын

    Россиянең күп кенә төбәкләрендә - Краснодар, Ставрополь крае, Волгоград, Әстерхан, Тверь, Саратов, Оренбург өлкәләрендә дуңгызларның Африка чумасы белән авыру очраклары теркәлгән. Аның безнең якларга, районга да үтеп керү куркынычы бар. Шул уңайдан район дәүләт ветеринария берләшмәсе барлык кешеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең терлекләргә карата игътибарлы һәм сак булуларын, түбәндәге куркынычсызлык таләпләрен үтәүләрен...

    Россиянең күп кенә төбәкләрендә - Краснодар, Ставрополь крае, Волгоград, Әстерхан, Тверь, Саратов, Оренбург өлкәләрендә дуңгызларның Африка чумасы белән авыру очраклары теркәлгән. Аның безнең якларга, районга да үтеп керү куркынычы бар. Шул уңайдан район дәүләт ветеринария берләшмәсе барлык кешеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең терлекләргә карата игътибарлы һәм сак булуларын, түбәндәге куркынычсызлык таләпләрен үтәүләрен сорый. Фермалар, сарайлар биек койма белән әйләндереп алынырга, керү урыннарында дезинфекцияләүче барьерлар, кечкенә җәймәләр булырга тиеш. Дуңгызларны ачык һавага чыгару, алар янына чит кешеләрне кертү катгый тыела. Хезмәт күрсәтүче персоналны махсус кием, инвентарь, шәхси гигиена әйберләре белән тәэмин итү мәҗбүри. Дуңгызларга азык-төлек калдыклары бирергә ярамый. Дуңгызлар, терлек азыгы сатып алганда, ветеринария берләшмәсе белән килешенергә, аларны авыру теркәлмәгән, имин төбәкләрдән генә, тиешле документлар булганда гына, сатып алырга кирәк. Малны суйганда, белгечтән тикшертү, язмача бәяләмә алу зарур. Барлык дуңгызларга чумага каршы прививка ясату кирәк. Терлек авырып яки үлеп китә икән, түбәндәге телефоннар аша тиз арада ветеринария берләшмәсенә шалтыратыгыз: 2-40-56, 2-40-57. Безнең адрес: Сарман авылы, Профсоюз урамы, 22.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим