САРМАН
  • Рус Тат
  • Чума ерак йөрсен

    Россия Федерациясендә дуңгызларның Африка чумасы буенча эпизоотик хәл кискен кала килә. Краснодар краенда, Тверь, Волгоград өлкәләрендә, Карелия һәм Калмык Республикаларында бу авыру ел башыннан 14 мәртәбә "баш күтәргән". Узган ел ахырында дуңгыз чумасы Идел буе федераль округына кергән Саратов һәм Оренбург өлкәләрендә күзәтелде. Авыруның дуңгызчылык продукциясе, терлекләр һәм терлек азыгы...

    Россия Федерациясендә дуңгызларның Африка чумасы буенча эпизоотик хәл кискен кала килә. Краснодар краенда, Тверь, Волгоград өлкәләрендә, Карелия һәм Калмык Республикаларында бу авыру ел башыннан 14 мәртәбә "баш күтәргән".
    Узган ел ахырында дуңгыз чумасы Идел буе федераль округына кергән Саратов һәм Оренбург өлкәләрендә күзәтелде. Авыруның дуңгызчылык продукциясе, терлекләр һәм терлек азыгы белән Татарстанга керү куркынычы да бар. Әлеге хәлне искә алып, ТР буенча Россельхознадзор идарәсе шәхси хуҗалыкларында дуңгыз асраучыларны, дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар җитәкчеләрен сак һәм уяу булырга чакыра.
    Республикада дуңгыз чумасы килеп чыкмасын өчен, дуңгыз асрау кагыйдәләрен һәм зоогигиена нормаларын үтәргә кирәк. Азыкны бары тик авыру булмаган территорияләрдән генә алыгыз һәм термик эшкәртү үткәреп ашатыгыз. Азык калдыкларын да 70 градустан да ким булмаган температурада эшкәртергә кирәк. Дуңгызларны чыгарып йөртмәскә, вирус йөртердәй башка терлекләр белән контакт булдырмаска. Шулай ук алар янына чит кешеләрне дә кертмәскә. Дуңгызлар асрала, азык әзерләнә һәм саклана торган урыннарда даими рәвештә дезинфекцияләү, дератизация һәм дезинсекцияләү уздырырга, чөнки талпаннар да вирус йөртүчеләр булып торалар.
    Рөхсәт ителмәгән урыннарда, тиешле ветеринария документларыннан башка терлек сатып алмагыз. Сатып алынган дуңгызларны ветеринария хезмәтендә һәм авыл җирлегендә теркәтү, төп көтүгә кушканчы, карантинда тотарга кирәк. Ветеринария белгечләре аларга вакцинацияләр ясарга, клиник тикшерүләр үткәрергә һәм даими ветеринария күзәтүе уздырып торырга тиешләр.
    Авыруга шик туган очракта, кичекмәстән, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә, терлекне аерып куярга, барлык төр малны, хәтта кошларны сатуны, суюны туктатырга. Дуңгыз чумасы профилактикасы буенча сораулар белән ТР буенча Россельхознадзор идарәсенә (88553) 45-76-97 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • 23 май 2018 - 08:35
      Имиджевый ролик для Сармановского района
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 23 май 2018 - 15:37
      Сарманда әдәби фестиваль үтте
      Бүген, Сарманның үзәк Ял паркында татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан, мәктәп укучылары арасында районкүләм “Читайлэнд” (“Укыйбыз”) әдәби фестивале үткәрелде
      158
      0
      0
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим