САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмгә иң матур бизәлгән шәһәр яки авыл 11 миллион сум акча алачак

Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнәчәк.

2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр республикада муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча конкурс уза. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнеп, 11 миллион сумнан артык акчаны үзара бүлешәчәк.
Яңа елга район һәм шәһәрләрне иң матур бизәү буенча конкурс уздыру тәкъдиме моннан җде ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Бу хәрәкәт киң яклау тапты. Ул үз эченә муниципаль районнар эшчәнлегенең төрле өлкәсендәге кызыклы һәм үзенчәлекле тәкъдимнәрне, үткен карарларны ала.
Шәһәр һәм районнарның бизәлешен бәяләү өчен, 11 эшче төркем төзелгән. Алар Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булганнар, үз тәкъдимнәрен әйткәннәр. Бу төркемнәргә республиканың Мәдәният министрлыгы, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләр эшен алып баручы вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре кергән. Барлык эшләр 16 яннварьгә кадәр кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев