САРМАН
  • Рус Тат
  • Быелгы планда – ике мәктәп

    Быел җәйге каникулда республикада 154 (районда - 2) мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелергә тиеш. Моның өчен 1,5 миллиард сум акча бүленгән. Болар өстенә коррекцион һәм интернат мәктәпләр программасы да бар. Бу хакта ТР Президенты Р.Миңнеханов җитәкчелегендә үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә сүз алып барылды. "Бу - җитди һәм катлаулы эш һәм без аны...

    Быел җәйге каникулда республикада 154 (районда - 2) мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелергә тиеш. Моның өчен 1,5 миллиард сум акча бүленгән. Болар өстенә коррекцион һәм интернат мәктәпләр программасы да бар. Бу хакта ТР Президенты Р.Миңнеханов җитәкчелегендә үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә сүз алып барылды.

    "Бу - җитди һәм катлаулы эш һәм без аны башкарып чыгачакбыз. Безнең мәктәпләр республика имиджына туры килергә тиеш", - дип билгеләп үтте Президент киңәшмә барышында. Билгеле, бу зур күләмле эшне кыска арада төгәлләү өчен, зур хәзерлек эшләре дә таләп ителә. Әйтик, ремонт программасына кергән мәктәпләрдә җентекле тикшерү үткәрү. Р.Миңнеханов бу эшкә аеруча җитди карарга чакырды. "Авария хәлендәге һәм ябылу ихтималы булган мәктәпләрне ремонт программасына кертергә ярамый", - диде ул бу уңайдан һәм тикшерү эшләрен тиз арада төгәлләү буенча бурычлар куйды. Ул шулай ук: "Балалар беренче сентябрьгә мәктәпкә барырга тиешләр", - дип тә билгеләп үтте. Әлбәттә, өч ай эчендә генә ремонтны төгәлләү авыррак булыр иде. Шуңа күрә республика җитәкчесе ремонтланырга тиешле мәктәпләрдә язгы каникулларны үткәрмәскә, ата-аналар җыелышлары үткәреп, алар арасында аңлату эшләре алып барырга, ата-аналар белән килешенергә кирәклеген әйтте.
    Безнең районда исә мәктәпләрне ремонтлау зур кыенлыклар тудырмаска ошаган. Чөнки район мәктәпләрендә ремонт эшләре даими алып барылды. Әйтик, 2010-2011 нче елларда мәгариф учреждениеләрендә район җитәкчелеге тырышлыгы, республика, "Татнефть" ярдәме белән 27 миллион сумнан артыгракка капиталь төзекләндерү үткәрелде. Югары Чыршылы, Сарайлы, Мортамак, Илексаз, Петровка Завод, Александровка, Иске Кәшер, Зур Нөркәй мәктәпләрендә түбәләр төзекләндерелде, Петровка Завод, Александровка, Иске Кәшер, Кәүҗияк, Зур Нөркәй, Иске Әлмәттә тәрәзәләр алыштырылды. Берничә мәктәптә спорт заллары, туалет бүлмәләре, идән, җылылык, канализация системалары, ишекләр ремонтланды һәм алыштырылды, шулай ук эчке бизәкләү эшләре башкарылды. Ә быел районда республика программасында каралган 17 мәктәпнең 2 се - Җәлил беренче һәм икенче мәктәпләре ремонтланачак. Мәгариф бүлеге мөдире З.Гыйләҗева хәбәр иткәнчә, документ эшләре инде төгәлләнгән. Шулай ук укучыларны язгы каникулга чыгармау ихтыяҗы юк. Ә инде төгәлрәк мәгълүматларга килгәндә, быел Җәлил беренче мәктәбендә җылылык, су, канализация системаларын, электр хуҗалыгын, ишекләр һәм түбәне, Җәлил икенче мәктәбендә - җылылык системасын, ишекләр һәм түбәне төзекләндерү күздә тотыла. Җаваплы хезмәткәрләр катнашында үткәрелгән район киңәшмәсендә район башлыгы Н.Закиров башкарылган эшләргә анализ ясады, алда торган эшләр буенча бурычлар билгеләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим