САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быелгы җәй "холыксыз" булачак, ди?

Быел Россия халкын кискен үзгәрүчән һава торышлы җәй көтә, дип “сөендерә” РФның баш гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд.

Аның сүзләренчә, Россиядә һава массалары күчешенең юнәлешләре үзгәрәчәк. Бу исә һава торышының еш һәм кискен алмашынуына китерәчәк. Коры һәм эссе көннәрне яңгырлылары һәм салкыннары белән алмашыначак, дип фаразлый Вильфанд.
Метеоролог фикеренчә, бу климат үзгәрүгә бәйле. Шулай ук Россия территориясендә табигать алып килгән бәла-казалар да ешаюы көтелә, ягъни көчле яңгырлар, ураганнар, яшеннәр саны бермә-бер артачак, ди Роман әфәнде. Моңа кадәр синоптик Россиядә июньдә һава температурасы нормада яисә бераз югарырак булачак, дигән иде. 
ЧЫГАНАК

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X