САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Быел сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә 550 миллиард сум акча биреләчәк

Сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләүгә быел өстәмә рәвештә 550 миллиард сум акча биреләчәк.

Бу хакта Россия Президенты Федераль Җыенга Еллык Юлламасында әйтте.
- 1 июльдән илнең барлык төбәкләрендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы эшли башлаячак. Поликлиника, хастаханәләрне, ашыгыч ярдәм станцияләрен төзекләндерергә һәм яңа техника белән җиһазларга кирәк булачак, - диде ул һәм программа өчен кирәк булачак акчаның 90 проценты федераль ресурслардан алыначагын әйтте.
Ул шулай ук 2020 елда илдә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешенең төгәлләнәчәген хәбәр итте.
- Ләкин бу ФАПлар белән барлык проблемаларның хәл ителгәнлеген аңлатмый. Аларның эш асылы белешмә һәм юлламалар биреп утыру, пациентларны район үзәгенә озату гына түгел. Белгечләрнең урында реаль ярдәм күрсәтү өчен мөмкинлекләре булырга тиеш: заманча җиһазлар һәм тиз интернет, - дип билгеләп үтте Президент.
Ул Гомумроссия халык фронтына мөрәҗәгать итте һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше, ремонтын һәм җиһазлау барышын контрольгә алуларын сорады.
Юллама тантанасында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев