САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтен өмет – август җылысында

Җәен дә көз кебек. Бу сүзләрне еш кабатларга туры килер әле. Июль азагы – август башы җылы һава торышы белән куандырырга ашыкмый. Россиягә арк­тик һава агымы “ишелеп төште”.

“Российская газета” хә­бәр иткәнчә, илнең Европа өлешендәге үзәк полосада башланып киткән суыклар атна азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләгән. “Арктик һава Уралда урнашачак. Шуңа да үзәктәге төбәкләрдә көзге һава торышы сакланачак. Киләсе ялларда гына җылыту көтелә”, – дип, аның сүзләрен китерә басма.

Синоптик сүзләренчә, июль ахыры – август башы декадасы Россиядә җәйнең иң җылы вакыты булып саналса да, быел эссе көннәр турында хыялланырга гына кала. Җылы һава – Көнбатыш Европада гына. “Кызганыч, Урал циклоны безгә салкын җибәрә. Һава циркуляциясе көнбатыштан көнчыгышка үзгәргәнче суык булачак”, – дип аңлата белгеч.

Европада эссе, Россия халкын көзге җилләр өше­тә, Якутиядә урманнар яна, Ерак Көнчыгышны су баса. Һава торышының көй­сез­леге нәр­сәгә бәйле соң? Галимнәр, бер эссегә, бер суыкка ташлаган үзгә­реш­ләрнең сәбәп­ләре төрле булырга мөмкин, дигән фи­кердә. “Климаттагы үзгә­реш­ләр астрономик, антропоген факторларга да бәй­ле. Шулай ук Җирнең магнит кырындагы үзгә­реш­ләр дә тәэсир итми калмый”, – дип саный метеоролог Татьяна Позднякова. Аныңча, 5-7 елга бер Россиянең кайбер өлешләренә салкын һава агымы бәреп керә. Бар ышаныч – августка. Мондый су­ык­ларны җәйнең соң­гы ае кап­ларга тиеш, ди бел­гечләр.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев та шулай уйлый. Казанга Арктикадан сал­кын һава массалары килү сәбәпле, әлегә җылыга өмет­ләнергә кирәкми. “Уртача көнлек температура хәзер 21 градус җылы булырга тиеш. Әмма нормадан тайпылыш күзәтелә. Шулай да августта җылы кире кайтачак”, – дигән ул “Татар-информ” агентлыгына.

Метеокүзәтү тарихына карасаң, Казанда иң суык җәйге көн булып 1891 елның 18 июле теркәлгән. Һава температурасы бу көнне 4,6 градуска кадәр төшкән. 1914 ел­ның 20 июлендә дә шундый ук хәл күзәтелгән. 2010 елның июль ае да шундый салкын көне белән истә калган.

Көннәрнең бозылуы авыл хуҗалыгына да кыенлыклар китерә. Фермерлар борчуга төшкән: уңышны югалтмаслармы? Һава то­рышының эсселе-суыклы уйнавы урак эшләрен дә тоткарлый. Кукуруз, көнбагыш, бодай кебек культуралар өлгереп җитми. Күпчелек бакчачылар кыяр уңышын­нан коры калуын да әйтә.

– Уңыш җыю, ким ди­гән­дә, ике атнага диярлек тоткарланачак. Көнбагыш һәм кукуруз кебек соң өлгерә торган культуралар өчен бу аеруча куркыныч. Алар вакытында өлгермәячәк. Ике атна – безнең зона өчен бик зур вакыт. Августта җылы көннәр күп булыр, дип ышандыралар, шуңа өметләнеп торабыз, – ди Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев