«Бик кирәк булсам...»

Бөек шәхесебез Роберт Миңнуллин вафат булуыннан соң, кызы Таңсылу аның инстаграм битен алып бара. Бүген Таңсылу ханым шагыйрьнең арабыздан китүенә 153 көн уңаеннан чираттагы шигырен инстаграмга урнаштырды.

Бик кирәк булсам... Арагызда гел булмам, Китәрмен бер көн... Китүемне бәлки әле Сизмәс тә беркем. Мин булырмын сез белмәгән Чит-ят якларда. Бәлки, кайтып та йөрермен Мин кайчакларда. Югалтмагыз, арагызда Бик сирәк булсам... Шигырьләремнән табарсыз, Бик кирәк булсам. Шагыйребезнең тугры укучылары шигырьләре белән уртаклашып торган өчен рәхмәтләрен белдерәләр.  «Юксынабыз, сагынабыз, шигырьләрен укып юанырга тырышабыз»; «Таңсылу, Роберт абыйның битен алып баруыгыз өчен, гел яныбызда тоярга мөмкинчелек биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә!»; «Онытмыйбыз, рухлары шат булсын Роберт абыйның», – дип  комментарийлар калдыралар.
 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Әтисез 153 нче көн китте...💔

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар