САРМАН
  • Рус Тат
  • Бүгеннән башлау кирәк

    Капиталь ремонт эшләре барышына багышланган чираттагы киңәшмәнең көн тәртибенә икенче мәсьәлә итеп ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга юнәлтү мәсьәләсе кертелгән иде. 20 миллиард сум күләмендә хәрәкәтсез ятучы бу акчаларны Президент Рөстәм Миңнеханов төзелешкә җәлеп итү кирәклеген ассызыклады. Быел гомуми мәйданы 5,3 миллион квадрат метр булган 843 йортта капиталь ремонт...

    Капиталь ремонт эшләре барышына багышланган чираттагы киңәшмәнең көн тәртибенә икенче мәсьәлә итеп ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга юнәлтү мәсьәләсе кертелгән иде. 20 миллиард сум күләмендә хәрәкәтсез ятучы бу акчаларны Президент Рөстәм Миңнеханов төзелешкә җәлеп итү кирәклеген ассызыклады.
    Быел гомуми мәйданы 5,3 миллион квадрат метр булган 843 йортта капиталь ремонт уздырылачак. Моның өчен 4 356 587,1 мең сум акча каралган. Түбә, подвалларны ремонтлау, лифтларны алыштыру, эчке инженерлык челтәрен рәтләүдән тыш, кайбер йортларның фасадларын җылыту да планлаштырыла. Проект-смета документлары эшләнеп, подрядчы сайланып, бүген инде эшләр башланган, тулы куәтенә барырга тиеш. Р.Миңнеханов былтыр сыйфат һәм вакыт ягыннан сынаткан подряд оешмаларын кара исемлеккә кертү кирәклегенә, бу өлкәдә аларга урын булырга тиеш түгеллегенә дә басым ясады. Шулай ук электрон сәүдә мәйданыннан файдалану мөһимлеге, мәгълүмат ачмаган өчен җаваплылык турында да сүз булды. "Мәгълүмат яшерү ТМШлар өчен кулайдыр, бәлки, ә халык өчен - юк. Шуңа күрә, аның өчен административ җаваплылык булдыру механизмын эшләргә кирәк", - диде Президент.
    Мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү мәсьәләсенә тукталып, ул ремонт эшләрен май аенда башлап, сентябрьгә төгәлләү, моның өчен уку графикларын тыгызлау (язгы һәм көзге каникулларны күчерү) кирәк булачагын билгеләде. Ата-аналар белән җыелышлар уздыру, аларның рөхсәте белән һәм министрлыклар арасында төзелгән килешү нигезендә эшләп, бүген үк материаллар туплый башлау кирәклеген билгеләде. Республика буенча быел капиталь ремонт 154 гомумбелем бирү һәм 13 коррекция мәктәбенә керәчәк. Районда бу программага быел ике мәктәп керә. "Нинди мохитта яшәүгә карап, фикер формалаша. Безнең балалар укый торган мәктәпләр якты, җылы булырга тиеш", - диде Р.Миңнеханов һәм, капиталь ремонт эшенең яңа төзелешкә караганда да катлаулырак булуын билгеләп, аңа җитди карарга чакырды.
    2007 елдан башлап, Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе 96493 кешегә ана капиталы сертификаты биргән. "Март аенда 100 меңенче сертификатны тапшырырбыз дип көтәбез", - диде киңәшмәдә чыгыш ясап, бүлекчә җитәкчесе Марсель Имамов. Бүгенге көндә аның күләме 387640 сум тәшкил итә. Инфляциягә карап индексацияләнсә дә, акча барыбер бәясен югалта. Шуңа аннан бүген файдалану мәслихәттер. Республика буенча 20 миллиард сум ана капиталы акчалары файдаланылмый ята. Аларны төзелешкә юнәлтү отышлы булыр иде, дип билгеләде Р.Миңнеханов һәм, бу юнәлештә эшне активлаштырырга кушты.
    Соңыннан муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, киңәшмә уздырып, күпкатлы йортлар, мәктәпләр ремонты буенча эшләрнең торышын анализлады. Мәктәпләр ремонты өчен документ эшләрен тизләтү, ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдалануның торышын билгеләү һ.б. буенча бурычлар куйды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим