САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген районда кулланучыларның хокукларын яклау көнен билгеләп үтәләр

Халыкка күрсәтелгән хезмәт һәм товарлар кеше тормышының иминлеге һәм сыйфатына йогынты ясыйлар. Алар сыйфат һәм җитештерү стандартларына туры килергә тиешләр. Ә товарлар әйләнеше тәртибе билгеле бер хокук нигезләмәләре аша башкарыла. Кулланучылар хокукларын яклау һәм контрольлек итүче структуралар хезмәткәрләренә хөрмәт йөзеннән, Халыкара бәйрәм булдырылган.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен 15 мартта билгеләп үтелә. Беренче тапкыр аны 1983 елда бәйрәм итәләр. Рәсәйдә бу көн 1992 елның 7 февралендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Закон кабул ителгәч танылу таба. Законда кулланучы белән җитештерүче, башкаручылар, импортерлар, сатучылар арасында үзара мөнәсәбәт җайлаштырыла, кулланучыларның сыйфатлы, тормышына, сәламәтлегенә зыян китермәслек товар сатып алуга, хезмәтләрдән файдалануга, товар һәм җитештерүчеләр турында мәгълүмат алуга, белем күтәрүгә, аларның ихтыяҗларын дәүләти һәм иҗтимагый яклау хокуклары билгеләнә. Ел саен әлеге дата махсус бер темага багышлана. Аны Бөтендөнья кулланучылар берлекләре оешмасы билгели. Быел ул “Trusted Smart Products” – “Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар” девизы астында уза. Смарт-җайланмаларга “акыллы электроника”: смартфоннар, фитнес-трекерлар, тавышлы ярдәмчеләр, “акыллы” телевизорлар, сәгатьләр, розеткалар һәм башкалар керә. Алар Интернетка ялгану функциясенә ия һәм кулланучы хакында мәгълүмат җыюга, җибәрүгә сәләтле. Дөньяда бүгенге көндә 23 миллиардтан артык смарт-җайланма бар. Бу - халык саныннан өч тапкырга күбрәк, дигән сүз. 

Бөтендөнья кулланучылар берлекләре оешмасы – бәйсез коммерцияле булмаган оешма. Аңа 1961 елда нигез салынган һәм ул 72 илдән кулланучылар хокукларын яклау белән шөгыльләнүче 180нән артык иҗтимагый һәм дәүләт оешмаларын берләштерә. Оешма барлык кулланучыларның хокукларын яклый, кулланучылар хәрәкәте үсешенә йогынты ясый.

Районда да сатып алучы һәм сәүдә ноктасы арасында килеп чыккан бәхәсле мәсьәләләрдә гаделлекне торгызу белән шөгыльләнүче оешмалар бар. Үзегезне кызыксындырган сораулар, хокукларыгызны яклау таләп ителгәндә, сез ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече Кадрия Вагыйзовага мөрәҗәгать итә аласыз. Тормышта туган бәхәсле очракларда түләүсез консультация ярдәме кирәк булса, территориаль бүлек Сарман авылы, Куйбышев урамы, 36а йорты адресы буенча урнашкан. Белешмә өчен телефон: 2-41-10. Эш сәгатьләре: 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга – 16.45 сәгатькә, шимбә, якшәмбе – ял. 

Альбина Сабирова язмасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев