САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Көлке көне, дуслар. Бергә көлик! Оста көлдерүчегә бүләгебез бар!

Хөрмәтле дуслар, 1 апрель – Көлке көне уңаеннан, без “Көлке көлә килә, ә мин кушылып көләм” шигъри марафонына старт биргән идек.

Анда катнашу шарты бик гади: “көлке-төлке”, “таба-чаба”, “алма-калма”, “кызык-мызык” сүзләре кулланып, дүртьюллыклар язарга һәм редакциягә юлларга, я комментарийларга язып куярга кирәк. Берничә хәбәрчебез үзләренең матур шигырьләрен язып та куйганнар инде. Бәйге дәвам итә. Бүләгебез дә әзер инде. Бу көннәрдә күпләребез өйдә, шунлыктан шигырьләр язарга да мөмкинлек бар. Көтәбез! Бүген – Көлке көне!
#Өйдә калыгыз#Үзегезне саклагыз!
Көлке көлә килә, ә мин кушылып көләм... Бергә көлик, дуслар!

Альбина Сабирова язмасы һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев