САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Халыкара чәй көне билгеләп үтелә.Чәй турында ниләр беләсез?

15 декабрь көнне Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Халыкара чәй көнен билгеләү турында карар 2004 елда Һиндстанның Мумбай шәһәрендә һәм 2005 елда Бразилиянең Порте Аллегре шәһәрендә үткәрелгән иҗтимагый форумнарда кабул ителгән. Чәй үстерүче һәм эшләп чыгаручы илләр бу көнне бәйрәм итүгә аеруча зур игътибар бирәләр.

Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500 гә якын микроэлемент табылган. Чәй - эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, файдалыларын тоткарлый, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра дип тә санала.

Чәйнең составы

Чәй эчемлегендә Р,С,В,РР витаминнары, танин, кофеин, шикәр, аксым һ.б файдалы матдәләр бар.Чәй яфраклары калдыкларыннан дару препаратлары, ә орлыгыннан алынган май косметикада кулланыла.

Чәйнең төрләре

Кара, яшел, бер генә сала торган, вак яфраклы, уртача яфраклы, эре яфраклы чәйләр бар. Бездә кара чәй эчү гадәткә кергән. Кайбер кешеләр яшел чәйне үз күрә. Тагын сары һәм кызыл чәйләр дә була. Бу төрле төстәге чәйләр барысы да бер үк чәй куагыннан алына, ә төсләре исә чәй яфрагын эшкәртү ысулыннан тора. Чәйнең тәме һәм исе дә шул ук эшкәртү ысулына бәйле. Төсе буенча яшел, кара, сары, кызыл була. Структурасы буенча: бөртекле, яфраклы, такта чәй була.

Күңел болганганда яшел чәйне коры килеш чәйнәргә кушалар. Тире ялкынсынганда, ашказаны җәрәхәте булганда да яшел чәй булыша. Чәйне җиләк-җимешләрдән, үләннәрдән дә әзерлиләр. Бөтнекле, мәтрүшкәле чәйләрне барыбызның да эчкәне бардыр. Мондый чәйләр авыруларга каршы тору сәләтен арттыралар. Аларны шифалы чәйләр дип тә йөртәләр. Нарат җиләгеннән ясалган чәйне - ревматизм белән авырганда, кара җиләк чәен - эч киткәндә, ә каен җиләге чәен эчеп бавырда, бөердә таш барлыкка килүдән дәваланалар. Чәй көч бирә, йөрәкне тынычландыра, кан басымын түбәнәйтә, салкын тиюдән саклый.

Чәй әзерләү серләре

• Чәйнектәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә әзер дигән сүз түгел әле.

• Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.

• Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә.

• Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.

• Көн дәвамында кат-кат пешерелгән чәйнең исә зарардан башка файдасы юк.

• Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә; 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычлындыра; 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.

Һәр халыкның дип әйтерлек чәй пешерү буенча үз ысуллары бар һәм һәрберсе үзенекен мактый.

• Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерәләр.

• Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала. Бу - кагыйдә.

• Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш эчәләр.

 

• Көнчыгышның кайбер илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр.

Реклама

• Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Катнашманы махсус савытта куе масса хасил булганчы туглыйлар.

• Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.

Чәйнең файдасы

Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк. Менә шушы витаминнарга бай булганга күрә дә инде чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыганлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта, күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.

• Әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз.

• Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә, зарарлы микроблардан да саклар.

• Хәтта күз авыртканда аны яңа пешерелгән җылы чәй белән юсаң, файдасы тия.

• Бөтнекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын да бетерә.

• Салкын тигәндә, төрле үләннәрдән кушып ясалган чәйләр дә бик файдалы.

Чәй турында 5 ялган

Халык арасында әлеге табигать бүләге турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар йөри. Аларны сез дә белеп торыгыз.

1. Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда, күбрәк хәл кертә. Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә.

2. Кичәге чәй организм өчен "агу" ул. Агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә. Ләкин чәйнең антисептик үзлеге сакланып кала.

3. Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар. Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, ул кершән шикелле бик җиңел, пешерсәң болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә.

4. Кара һәм яшел чәй төрле сорт куакларда үсә. Чәйнең тегесе дә, монысы да хәтта бер үк ботакта да үсәргә мөмкин. Аның төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздыру ысулы белән ясыйлар.

5. Әгәр куе чәйне күп эчсәң, наркоманнарныкы кебек бәйлелек барлыкка килә. Ә яхшы, дөрес пешергән чәйнең бернинди зыяны да юк.

Чәй агачының биеклеге 8-9 метрга җитә, ә культуралаштырганда, очын кисеп торганга күрә, ул бер метр озынлыгындагы куак шикелле була. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр: апрельдә һәм августта өзәләр. Чәйнең иң яхшы сорты ачылып җитмәгән һәм ак төкләр белән капланган яфраклардан алына.

http://muslumirc.ru/news/stati/chy-turyinda-nilr-belsez-bgen-halyikara-chy-kne-bi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X