САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Бөтендөнья балалар хезмәте белән көрәш көне

12 июнь Бөтендөнья балалар хезмәте белән көрәш көне дип билгеле.

Аның нәкъ менә Россия көненә туры килүе юкка гына түгелдер сыман.
Балалар хезмәтеннән законсыз файдалану күп илләрдә иң кискен проблемаларның берсе булып тора. Бу проблема аеруча җәмгыять үсеше өчен мөмкинлекләр булмаган ярлы илләрдә өстенлек итә. Бөтен нәрсәдән файда эзләүче намуссыз коммерсантлар, җитештерүгә чыгымнарны киметү өчен, эшкә балаларны җәлеп итәләр. Халыкара җәмәгать оешмалары, хәйрия фондлары ситуацияне контрольдә тотарга тырышсалар да, ситуация һаман кискенләшә бара. Бүгенге көнгә нәкъ менә шушы проблемага җәмәгатьчелекнең игътибарын күбрәк җәлеп итү максатыннан нигез салынган. Аңа 1997 елда Осло һәм Амстердамда үткән конференциядә каралган балигъ булмаганнарның хезмәтен яшерен файдалану сәбәпче була. Биш елдан бу проблема халыкара дәрәҗәдә күтәрелә.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Реклама

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X