САРМАН
  • Рус Тат
  • Без бергә эшләдек

    «Электро» колхозында баш агроном булып эшләгән вакытлар. Казанга конференциягә бардым. Бүгенгедәй хәтердә, президиумда Ф.Табеев, В.Никонов, Б.Мартынов белән бергә, М.Шәймиев тә бар иде. Беренче тапкыр Минтимер Шәриповичны шунда күрдем. 1973 нче елда, авыл хуҗалыгы идарәсендә, җирләрне сугару һәм киптерү җайланмалары инженеры булып эшли башлагач, Казанга, отчет белән барганда да, аның белән...

    «Электро» колхозында баш агроном булып эшләгән вакытлар. Казанга конференциягә бардым. Бүгенгедәй хәтердә, президиумда Ф.Табеев, В.Никонов, Б.Мартынов белән бергә, М.Шәймиев тә бар иде. Беренче тапкыр Минтимер Шәриповичны шунда күрдем. 1973 нче елда, авыл хуҗалыгы идарәсендә, җирләрне сугару һәм киптерү җайланмалары инженеры булып эшли башлагач, Казанга, отчет белән барганда да, аның белән күрешергә туры килгәләде. Ул - безнең министр, киңәшмәдән соң да безнең белән сөйләшергә, хәлләрне сорашырга вакыт таба иде. Төрле җаваплы постларда үзен оста оештыручы, тәҗрибәле җитәкче итеп күрсәткән Минтимер Шәрип улы Республикабызның Президенты дәрәҗәсенә күтәрелгәч тә, аның белән миңа берничә тапкыр очрашырга, районга килгәч тә, күрешеп-сөйләшеп, киңәшләшергә насыйп булды. 1990 елда фермер хуҗалыгы оештырып җибәргәч, шактый проблемалар килеп чыкты. Нәрсәгә тотынсаң, шул юк, техника алу турында сөйләп тә торасы түгел. Районның ул чагындагы башлыгы М.Шәймиев янына барып кайтырга киңәш бирде. Минтимер Шәрипович мине бик җылы каршылады. Үтенечемне игътибар белән тыңлап, аны хәл итәргә вәгъдә бирде. Җитәкчеләребез һәрвакыт ярдәм иттеләр, миңа яңадан Президент белән элемтәгә чыгарга туры килмәде. Шул очрашудан соң озак та тормый, мин техникалы булдым.
    Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диюләре дөрес. Авыру улыбызга путевка артыннан кайларга гына бармадым да, кемнең генә ишеген шакымадым. Тагын Минтимер Шәрип улына мөрәҗәгать иттем. Ул бу юлы да ярдәм кулын сузды. Без аңа гаиләбез белән рәхмәтле. Ул, алда әйткәнемчә, зур хезмәт, тормыш юлы үтеп, дәрәҗәле урыннарга күтәрелгәч тә, һәм хәзер дә кешеләргә игътибарлы булды.
    Эшләгән дәвердә күп җирләрдә булырга туры килде. Кая гына барсам да: «Сездә тәртип, әйбәт яшисез»,- дигән сүзләрне ишетәм. Болар бит Минтимер Шәриповичның акыллы, зирәк сәясәтче икәнлеген тагын бер кат раслыйлар. Кайбер регионнарда су, газ кертү мәсьәләләре дә хәл ителеп бетмәгән бер заманда, бездә болар буенча программалар тулысынча тормышка ашырылды. Без инде күптән «оҗмахта» яшибез. Республика Рәсәйдә, чит илләрдә танылды, аның белән һәр җирдә исәпләшә башладылар. Президентыбыз - республикада гына түгел, Рәсәйдә абруйлы кешеләрнең берсе. Ул күтәргән, билгеләгән кадрлар кайда гына булмасыннар, һәр җирдә эшне дөрес оештырулары, яңалыкка омтылулары белән танылдылар. Шуларның бер мисалы - безнең район җитәкчесе Нәфис Касыймович Закиров. Ул килгәч, районда башкарылган эшләрне санап бетергесез: сәнгать мәктәбе, шифаханә комплексы, чаңгы базасы, «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге… Урамнарны яшеллеккә, чәчәкләргә, агачка күмде һ.б. Район башлыгының алга таба да планнары зурдан. Район үзәгендә юллар салу, спорт-сәламәтлеге комплексы, бассейн төзү кебек эшләр күздә тотыла.
    Район җитәкчесе янына төрле үтенечләр белән еш керергә туры килә. Нәфис Касыймович ачык йөз белән каршы ала, хәлләрне сораша, һәрвакыт ярдәм кулы суза. Мин аңа зур рәхмәтлемен.
    Җөмһүриятебезнең беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бүген - туган көне. Аңа ныклы сәламәтлек белән озак яшәргә язсын, халкыбыз, милләтебез өчен тырышып йөргәннәренең матур нәтиҗәләрен күрсен. Ул булганда, кыенлыклар да хәл ителер, киләчәгебез имин булыр. Минем бу сүзләремә башкалар да кушылыр, дип ышанам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим