САРМАН
  • Рус Тат
  • Беренче адымнар – мәктәптән

    10 нчы февраль көнне Мортыш Тамак мәктәбендә район мәктәпләре укучыларының "Әйләнә-тирә мохитне саклауга минем керткән өлешем" дигән исем астында чираттагы - VII экологик конференциясе булып узды. Анда утыздан артык укучы һәм аларның җитәкчеләре - укытучылар катнашты. Конференция эше мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече Г.Шакирова җитәкчелегендә өч секциядә алып барылды. Укучыларның фәнни...

    10 нчы февраль көнне Мортыш Тамак мәктәбендә район мәктәпләре укучыларының "Әйләнә-тирә мохитне саклауга минем керткән өлешем" дигән исем астында чираттагы - VII экологик конференциясе булып узды. Анда утыздан артык укучы һәм аларның җитәкчеләре - укытучылар катнашты.
    Конференция эше мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече Г.Шакирова җитәкчелегендә өч секциядә алып барылды. Укучыларның фәнни эшләре "Валеология", "Гомуми экология", "Су объектлары экологиясе, агроэкология" юнәлешләре буенча тыңланды һәм бәяләнде.
    Беренче фәнни конференцияләр моннан алты ел элек - 2006 нчы елда Сарман гимназиясе, Күтәмәле, Карашай-Саклау мәктәпләре экологлары тарафыннан оештырылган иде. Шунысы куанычлы: фәнни эш белән шөгыльләнүче укучыларның саны елдан-ел арта бара. Узган елларда укучылар Сарман гимназиясе, Петровка-Завод, Ләшәү Тамак урта мәктәпләре базасында эшләделәр. Быел исә фәнни эш белән шөгыльләнүче укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен Мортыш Тамак мәктәбе кабул итте. Биредә, яңа шартларда заманча конференция уздыру өчен, зур оештыру эшләре башкарылган иде.
    Сарман гимназиясе, Сарман урта мәктәбе, Җәлил мәктәпләре һәм гимназиясе, Мортыш Тамак, Иске Кәшер, Күтәмәле мәктәбе укучылары конференциягә ныклы әзерлек белән килгәннәр. Әйтик, Сарман урта мәктәбеннән 11 А сыйныфы укучысы Чулпан Вәлиәхмәтова (җитәкчесе - З.Фәйзуллина) мәктәп территориясе дизайны белән шөгыльләнә. Җәлил поселогы икенче санлы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Илназ Әхмәтҗанова "Кызыл китап"ка кергән үсемлекләрне өйрәнгән. Мортыш Тамак укучылары Сәйдәш Җәлилов (5 нче сыйныф), Лилия Хәмидуллина (7 нче сыйныф), Булат Хафизов (7 нче сыйныф) туган авылларының Камышлы, Мортыш елгачыкларын, Минзәлә елгасындагы кондызлар тормышын тикшергәннәр (фәнни җитәкчеләре - Ф.Галиев, А.Галиева). Авыл хуҗалыгына, ягъни агроэкологиягә караган хезмәтләрнең шактый булуы бик куанычлы. А.Хуҗин (Иске Кәшер мәктәбе, 8 нче сыйныф), И.Зарипов (Зур Нөркәй урта мәктәбе, 10 нчы сыйныф), Р.Шакиров (Сарайлы мәктәбе, 8 нче сыйныф), А.Шәрәфетдинов (Күтәмәле мәктәбе, 8 нче сыйныф) тормышчан проблемалар күтәрделәр. Кеше сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч булган химик элементлар, авыр металлар, аларның таралу юлларын өйрәнү дә укучыларны кызыксындырган. А.Ибәтуллин (Җәлил №1, 10 А сыйныфы), А.Яһудина (Җәлил №1, 11 В сыйныфы), Г.Шәйдуллина, Л.Хәмитованың (Ләшәү Тамак, 7 нче сыйныф) фәнни проектлары шушы темаларга багышланган иде. Валеология тармагы белән кызыксынучыларның аеруча күп икәнлеге билгеле булды. Бу укучыларыбызның үз һәм башкалар сәламәтлегенә битараф түгеллеген күрсәтте. Кәүҗияк мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ф.Нуриәхмәтова, Сарман урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы М.Вәлитова, Сарайлы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы А.Гәрәева, Сарман гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы А.Салихова, Күтәмәледән 9 нчы сыйныф укучысы И.Миннекәев, Иске Кәшердән 11 нче сыйныф укучысы Д.Рамазанов - йорт-фатирлар экологиясе, сыйныф бүлмәләре чисталыгы; Җәлил икенче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Л.Рәфыйкова, Җәлил гимназиясенең 8 А сыйныфы укучысы Ч.Зыятдинова зыянлы гадәтләр, дөрес тукланмау проблемаларын яктырттылар.
    Тагын бер күнелле факт - экология мәсьәләләре белән кызыксынучылар түбән сыйныф укучылары арасында да арта бара. Урта класс укучылары гына түгел, башлангычлар да беренче фәнни адымнарын шактый уңышлы ясыйлар.
    Конференциядә иң уңышлы хезмәтләр билгеләп үтелде. Катнашучыларга махсус таныклыклар тапшырылды, унике фәнни эш мәгариф бүлегенең Дипломнары һәм грамоталарына лаек булды. Укучыларның Идел буе экологик конференциясендә чыгыш ясарга лаеклы кандидатлар билгеләнде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим