САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Белгечләр В гепатитын дәвалауның яңа ысулын тапкан

Яңалык вирусларны тулысынча бетерергә мөмкинлек бирә һәм кеше геномына тәэсир итми.

Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) В гепатитын дәвалауның геномлы редакцияләүгә нигезләнгән яңа ысулын тапкан. Бу хакта ведомство җитәкчесе Анна Попова сөйләде.

«Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институты геном редакцияләре нигезендә хроник гепатитны тулысынча дәвалау өчен яңа алымнар эшләде. Ул вирус кисәкчекләренең 99 процентын юкка чыгарырга мөмкинлек бирә, ләкин шул ук вакытта кеше геномына тәэсир итми», — дип китерә Попова сүзләрен ведомство матбугат хезмәте.

 

Реклама

Анна Попова Роспотребнадзор институты беренче тапкыр илебезнең реагентлар җыелмасын сәламәтлек саклау практикасына кертте, диде. Алар В гепатиты, шулай ук ВИЧ вирусы мутациясе ныклыгын билгеләү өчен кулланыла.

  • Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, дөньяда ел саен хроник гепатиттан 1 миллионнан артык кеше үлә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев