САРМАН
  • Рус Тат
  • БДИны ничек тапшырабыз?

    Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) - мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы. Аның нәтиҗәләре югары һәм урта махсус уку йортларына укырга керү өчен керү имтиханы да булып тора. БДИ Россия Федерациясенең барлык субъектларында үткәрелә. Аны үткәрү тәртипләре, үткәрү вакыты, формалары (КИМ) барлык субъектлар өчен дә бертөсле. Россиянең барлык төбәкләрендә дә...

    Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) - мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы. Аның нәтиҗәләре югары һәм урта махсус уку йортларына укырга керү өчен керү имтиханы да булып тора.
    БДИ Россия Федерациясенең барлык субъектларында үткәрелә. Аны үткәрү тәртипләре, үткәрү вакыты, формалары (КИМ) барлык субъектлар өчен дә бертөсле. Россиянең барлык төбәкләрендә дә җаваплар өчен махсус бланклар кулланыла, имтиханнар рус телендә (чит телне санамыйча) язмача үткәрелә.
    БДИда мәктәпне агымдагы елда тәмамлаучылар, башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучылар, мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар катнаша ала. Сәламәтлекләре чикле булган укучылар өчен БДИ тапшыру - ирекле. Бу категориягә кергән укучылар, БДИ бирергә теләмәгән очракта, дәүләт чыгарылыш имтиханнары тапшырырга тиеш булалар.
    БДИны тапшыруның төп этаплары - май-июнь айлары. Моннан тыш, аерым категория укучылар, ягъни имтиханнар вакытында спорт ярышларына, сәламәтләндерү учреждениеләренә дәваланырга китүчеләр, БДИны вакытыннан алда - апрель аенда бирә алалар. Аерым хокуклары, сәбәпләре булган укучыларга да БДИны өстәмә вакытта тапшыру хокукы бирелә.
    Мәктәпне бу уку елында тәмамлаучылар, нинди фәннәрдән имтихан бирергә теләгәннәрен күрсәтеп, 2012 елның 1 мартына кадәр мәктәп дирекциясе исеменә гариза язарга тиешләр.
    2012 елда БДИ, алдагы еллардагы кебек үк, 14 фәннән үткәрелә - рус теле, математика, физика, химия, информатика, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, әдәбият, инглиз теле, немец теле, француз теле, испан теле. Мәктәпне тәмамлаучылар, аттестат алыр өчен, рус теле һәм математика фәннәрен мәҗбүри бирергә тиешләр. Калган фәннәрдән имтиханны укучы үз теләге белән, алга таба нинди уку йортына, нинди профиль буенча укуын дәвам итүенә карап, тапшыра ала.
    БДИны биремнәре (КИМ) - урта (тулы) гомуми белемнең федераль дәүләт белем бирү стандартының таләпләренә, мәктәп программасына туры китереп эшләнелә. КИМнар 3 төрдәге биремнәрдән тора: А - бирелгән дүрт җавап арасыннан дөресен сайлап алу (математика, рус әдәбияты, чит телләрдән кала), В - кыска җавап язу (сүзтезмә яки сан), С - ирекле җавап ( исбатлау, дәлилләү, математик нәтиҗә, үз карашларыңны хикәяләү).
    БДИда катнашучылар КИМнан һәм җаваплар өчен махсус бланклардан торган индивидуаль пакет алалар.
    Имтихан эшләре беренчел балларда бәяләнә. Махсус методика белән беренчел баллар тест балларына әйләндерелә һәм 100 баллы нәтиҗә билгеләнә. Укучы, БДИ нәтиҗәләре белән риза булмаган очракта, 2 көн эчендә апелляция бирергә хаклы. Мәҗбүри булган имтиханнарның берсеннән (рус теле яки математика) укучы минималь күләмдәге баллны җыя алмаган очракта, имтиханны өстәмә көннәрне яңадан тапшыра ала. Ике фәннән дә җыя алмаган очракта - киләсе елда гына яңадан тапшыра ала.
    БДИ тапшыру турында укучыларга таныклык бирелә. Аңа минималь баллдан түбән булмаган баллар җыелган фәннәрнең нәтиҗәләре күрсәтелә, һәр укучының нәтиҗәсе Федераль базага кертелә. БДИ нәтиҗәләре киләсе елның 31 нче декабренә хәтле яраклы дип исәпләнә.
    БДИ 10.00 сәгатьтә башлана. Ул махсус имтихан үткәрү пунктында (ППЭ) үткәрелә. Укучылар ППЭга паспорт, пропуск һәм кара ручка алып килергә тиешләр. Математика фәнендә укучылар - линейкадан, химия фәнендә - гади калькулятордан, физикада - линейка һәм гади калькулятордан, географиядә - линейка, транспортир һәм гади калькулятордан файдалана алалар. Мобиль телефоннар яки башка элемтә чараларын, электрон-хисаплау җайланмалары һәм белешмә материаллар куллану катгый тыела.
    БДИ үткәрү барышына контрольне көчәйтү максатыннан, имтиханнарда җәмәгать күзәтүчеләре катнаша. Дәүләт власте органнары вәкилләре, җәмәгать берләшмәләре һәм оешмалары, белем бирү учреждениеләренең ата-аналар комитеты, белем бирү учреждениеләренең попечительлек советы әгъзалары, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре, үз балалары яки якын туганнары имтихан тапшырмаган очракта, җәмәгать күзәтүчеләре була алалар. Җәмәгать күзәтүчеләре булырга теләүчеләр алдан аккредитация үтәләр һәм аларга таныклыклар бирелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим