Бармак эзе ярдәмендә түләп булачак

Сбербанк банкы биометрик мәгълүматлар ярдәмендә товарларга түләү технологиясен кертергә җыена.

Бу банк һәм сәүдә нокталары арасында карталар ярдәмендә исәп-хисап ясауның яңартылган шартларыннан килеп чыга, дип хәбәр итә “Ведомости”газетасы.

Шулай итеп, биометрик мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык биргән Сбербанк картасы хуҗалары кибетләрдә карта ярдәмендә дә, бармак эзе яки бит сурәтен сканерлау ярдәмендә дә түли алачаклар.

Товарларга түләүнең яңа технологиясеннән файдалану өчен, сатып алучыга теркәлү узарга кирәк, дип билгеләп үтелә. Әлбәттә, бу төр түләүләр куллануга керер алдыннан кибетләрдә тиешле җиһазлар урнаштырылачак.

 

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде