САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барлык юллар "Электроника"га илтә

Урамда ике ир-атның сөйләшеп торган сүзләре колакка чалынды. «Электроника»дан алдым, очсыз дип, шәһәргә йөрисе дә юк, шул ук бәя анда да, юл чыгымнары белән кыйммәткә дә төшә әле», - ди берсе икенчесенә. Әйе, мондыйрак сүзләрне әледән-әле ишетергә туры килә. Үзебезнең дә ул кибеттән алган җиһазларыбыз бар. Урамдагы бу сөйләшү «Электроника»га...

Урамда ике ир-атның сөйләшеп торган сүзләре колакка чалынды. «Электроника»дан алдым, очсыз дип, шәһәргә йөрисе дә юк, шул ук бәя анда да, юл чыгымнары белән кыйммәткә дә төшә әле», - ди берсе икенчесенә. Әйе, мондыйрак сүзләрне әледән-әле ишетергә туры килә. Үзебезнең дә ул кибеттән алган җиһазларыбыз бар. Урамдагы бу сөйләшү «Электроника»га тагын бер кереп, эшләре белән кызыксыну теләге уятты.
Рәүф Фатыйхов, эшмәкәр:
- Мин шактый вакыт КамАЗда электр элемтәсе технигы, соңрак «КамаСтройИндустрия» җәмгыятендә директор урынбасары булып эшләдем. Заманалар үзгәреп, хезмәт хакларын вакытында ала алмаган, берьюлы биш эштә эшләгән чаклар да булды.
Дөнья өй­рә­тә бит ул: баш­та ба­зар­да са­ту итәр­гә чык­тым, спут­ник ан­тен­на­ла­ры ур­наш­ты­ру бе­лән шө­гыль­лән­дем. 2002 нче ел­да би­на арен­да­лап, ки­бет ач­тым. 2007 нче ел­да ис­ке би­на са­тып алып, ре­монт­лап, хә­зер­ге «Э­лект­ро­ни­ка» хә­ле­нә керт­тек.

Ха­лык со­ра­вын ка­нә­гать­лән­де­рер­гә ты­ры­шып эш­ли­без. Кол­лек­тив бик әй­бәт, та­ту. Бул­ды­ра ал­ган­ча, хәй­рия ак­ци­я­лә­рен­дә кат­на­ша­быз.

Ли­лия Шә­рә­фет­ди­но­ва, өл­кән са­ту­чы:

- Мин «Э­лект­ро­ни­ка» ки­бе­тен­дә 2005 нче ел­дан эш­лим. Бү­ген без би­ре­дә алты са­ту­чы. Үза­ра да, җи­тәк­че­без бе­лән дә аң­ла­шып эш­ли­без. Шу­лай бул­ган­да гы­на, сәү­дә әй­бәт ба­ра, дип уй­лыйм, һәм без­нең бу як­тан зар­ла­ныр­лы­гы­быз юк. Ки­бет­тә то­вар ас­сор­ти­мен­ты да бик бай: өч сум­лык ба­та­рей­ка­лар­дан баш­лап төр­ле мар­ка­да­гы те­ле­ви­зор, су­ыт­кыч­лар­га ка­дәр са­тып алыр­га бу­ла. То­вар­ны кре­дит­ка да би­рә­без, га­ран­тия срок­ла­ры ка­рал­ган. Эре җи­һаз­лар­ны өй­гә ил­теп би­рү мөм­кин­ле­ге­без бар. Ха­лык­ка уңай­лы бул­сын өчен, без ял көн­нәр­сез һәм, төш­ке ял­га тук­та­мый­ча, ир­тән­ге сә­гать 8дән кич­ке 6га ка­дәр эш­ли­без.

Ха­лык фи­ке­ре

Реклама

Зөһ­рә Ти­мо­фе­е­ва, Кәү­җи­як авы­лы:

- Мин би­ре­дә иң элек те­ле­ви­зор са­тып ал­дым. Күп­ләр­дән, ва­тыл­ма­вы - бә­хет эше ин­де ул, ди­гән­не ише­тер­гә ту­ры ки­лә. Алай­дыр­мы-юк­мы, һәр ал­ган әй­бе­рем­нән «у­ңам». Газ пли­тә­сен дә, компь­ю­тер­ны да, су­ыт­кыч­ны да «Э­лект­ро­ни­ка»­дан ал­дык, соң­гы­сын -к­ре­дит­ка. Рәх­мәт са­ту­чы кыз­лар­га, ачык йөз бе­лән кар­шы ала­лар, ип­ле итеп хез­мәт күр­сә­тә­ләр. Эш­лә­ре гел уң бул­сын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев