САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банк карталарыннан акча урлауның төп алымы билгеле булды

Экспертлар билгеләп үткәнчә, мошенникларның күбесе бертөрле схема буенча эш итә.

Мошенниклар россиялеләрнең банк карталарыннан акча урлау өчен гаджетларны саклау өлкәсендәге җитешсезлекләрдән түгел, күбесенчә социаль инженерия алымнарыннан файдалана. Бу хакта «Известия» газетасы аналитикларның мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Мисал өчен, Zecurion компаниясендә белдерүләренчә, психологик алымнар ярдәмендә карталардан акча урлау очраклары 60 процентка җитәргә мөмкин. Group-IB компаниясендә исә счетлардан акча чәлдерүнең 80 проценттан артыгы шундый очракларга туры килә дип саныйлар.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, мошенникларның күбесе бертөрле схема буенча эш итә. Алар потенциаль корбаннар белән элемтәгә керә, үзләрен банк яки куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип таныштыра һәм шикле активлыкка юлыгулары хакында белдерә. Шуннан соң клиентларның шәхси мәгълүматларын һәм кодларын алып, шулар ярдәмендә акча «шудыра».

Реклама

Белгечләр искәрткәнчә, мондый очракларны булдырмас өчен гражданнар арасында киберграмоталылык буенча программалар кертергә һәм аларны үстерергә кирәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/09/189519/

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X