САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Балаңның кесәсендә үлән юкмы?

“Яшүсмер улымның кесәсендә ниндидер үлән таптым. Үз-үзен тотышында шикләнерлек хәлләр сизелмәсә дә, борчуга калдым. Тарта торган үлән булмадымы икән дип хафаланам. Мондый үләннәр кеше организмына ничек тәэсир итәләр? Балада нинди үзгәрешләр булу ихтимал? Исемем редакция өчен генә. Җәлил поселогы”

Газета укучыбыздан килгән әлеге хәбәр безне дә борчуга салды. Андагы һәм бу хактагы башка сораулар белән без район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты шәфкать туташы Розалия Сәгъдәтовага мөрәҗәгать иттек.

  • Тарта торган катнашмалар беренче чиратта галлюцинация китереп чыгаралар. Аның дәвамлылыгы һәм тәэсир көче тарткан үләннең дозасына бәйле. Үлән тартып исергән кеше әйләнә-тирәдәге вакыйга һәм күренешләрне реаль кабул итә алмый, ул аларны бозылган рәвештә кабул итә, анда иллюзияләр була, ул паникага бирелә, борчыла. Кеше мондый хәлдә авыр җинаять эшләргә, хәтта үз-үзенә кул салырга мөмкин. Үлән катнашмалары составында булган психоактив матдәләр кешене хәлсезләндерә, үлән  тартучы нык тирли, селәгәе бүленеп чыга, йөрәк ритмы бозыла, кан басымы уйный башлый, күңеле болгана, ачлык хисе барлыкка килә, сөйләшәсе килми, битарафлана.
  • Тарта торган үлән катнашмалары бәйлелек китереп чыгарырга мөмкинме?
  • Әлбәттә. “Кире кагу” синдромы (“ломка”) борчылу, йөрәк тибеше ешаю, баш авырту, күңел болгану, косасы килү, депрессия рәвешендә барлыкка килә. Тарта торган катнашмалар наркотик кебек тәэсир итәләр, аларда агулы компонентлар бар һәм алар кеше организмы өчен куркыныч.
  • Соңгы елларда чит төбәкләрдән, җылы яклардан кергән үлән катнашмалары турында да билгеле.
  • Шундый катнашмаларның берсе турында, чыннан да, соңгы елларда шактый сөйлиләр. Аның составында зарарлы матдәләр, шул исәптән тавык яки дөя, шулай ук башка хайваннарның тизәкләре бар. Бу үләнне тартучылар һәрвакыт төкереп йөриләр. Әгәр аларның төкереге эчкә китә, ягъни алар аны йоталар икән, аларда күңел болгану, косу, эч китү күзәтелергә мөмкин. Аннан соң, бу үләнне тартып караучылар аның тәэсирен түбәндәгечә сурәтлиләр: авыз куышлыгының лайлалы тышчасы нык әчетә, башта, соңрак бөтен гәүдәдә авырлык хисе барлыкка килә, төкерек бүленеп чыга башлый, баш әйләнә, мускуллар хәлсезләнә, кеше коса. Бу билгеләр үләнне тартып, 3-15 минут үткәч үк барлыкка килә.
  • Бу үлән тартучыларның организмы алга таба нинди үзгәрешләр кичерә?
  • Тавык тизәген үсемлеккә сыегатмыйча сипсәң, үсемлек “янып чыга”. Кешенең организмы да шулай. Беренче чиратта авызның лайлалы тышчасы, ашказаны-эчәк тракты зарарлана. Җәрәхәт барлыкка килә, тешләр җимерелә. Тел, иреннәр, авыз куышлыгының башка органнарында яман шеш барлыкка килү ихтималы нык арта. Катнашма составында хайван тизәге булу сәбәпле, үлән тартучы төрле инфекцияләр, йогышлы авырулар белән бик җиңел зарарланырга мөмкин. Катнашма составында тәмәке булу сәбәпле, никотинга бәйлелек барлыкка килә.  Тәмәкенең бу формасы аеруча зарарлы. Шунысын да әйтергә кирәк: яшүсмер үлән катнашмасын җиңел генә, авыр уйларга бирелмичә генә сатып ала икән, аның киләчәктә наркотиклар татып каравы да ихтимал. Шуңа күрә һәр ата-ананың баласына үлән тартуның зарары турында яхшылап аңлатуы кирәк.

Безнең белешмә:

Табиблар әйтүенчә, наркотик матдәләр куллануда иң куркынычы – дозаны арттырып җибәрү. Бу очракта сулыш тукталырга яки косу массалары сулыш юлына эләгергә һәм кеше үләргә мөмкин. Агулану билгеләре түбәндәгечә: аң югалу, тән төсе агару, тирән булмаган һәм сирәк сулыш алу, пульс начарлану, тышкы ярсыткычларга реакция булмау, косу. Агулану нәтиҗәсендә көзән җыеру да күзәтелергә мөмкин.

Мондый очракта авыруга кичекмәстән беренче ярдәм күрсәтү зарур. Авыруны ян якка яткырырга, сулыш юлларын косу массаларыннан чистартырга, “ашыгыч ярдәм” чакырырга кирәк. Көзән җыеру пристубын өзәргә ярамый. Авыру яныннан каты предметларны алу, аның хәрәкәтләрен тыярга тырышу яхшы. Табиблар килгәнче, сулыш алуын күзәтеп тору да сорала. Сулыш алу ешлыгы минутына 8-10 нан да ким була икән, “авыздан авызга” ысулы белән ясалма сулыш алдырырга кирәк.

Әңгәмәдәш – Зөлфия Шәрипова

Фото:http://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев