САРМАН
  • Рус Тат
  • Балаларга – җәйге ял

    Быел республиканың 134 сәламәтләндерү-курорт, 18 санатор-курорт учреждениеләрендә, 1004 көндезге, 85 палата лагерьларында, 200 тирәсе профильле сменаларда 200 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк һәм сәламәтлекләрен ныгытачак. Аларның 34 меңнән артыгының ялы тулысынча бюджет хисабына оештырылачак. Ә калганнары өчен түләү элеккечә кала: бюджет оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен түләүнең 85 проценты...

    Быел республиканың 134 сәламәтләндерү-курорт, 18 санатор-курорт учреждениеләрендә, 1004 көндезге, 85 палата лагерьларында, 200 тирәсе профильле сменаларда 200 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк һәм сәламәтлекләрен ныгытачак.
    Аларның 34 меңнән артыгының ялы тулысынча бюджет хисабына оештырылачак. Ә калганнары өчен түләү элеккечә кала: бюджет оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен түләүнең 85 проценты - бюджет хисабыннан, 15 проценты - ата-ана взносы. Бюджетныкы булмаган оешмалар хезмәткәрләре балалары өчен түләү түбәндәгечә: 42,5 проценты - бюджет, 42,5 проценты - предприятие хисабыннан, 15 проценты - ата-ана взносы. Аз керемле гаилә, ятим, сәләтле, авыру балалар, шулай ук "Ана һәм бала" путевкасы буенча ял итүчеләрнең ял чыгымнарын тулысынча бюджет күтәрәчәк. Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыруга 1 миллиард сумнан артык акча каралган.
    Балаларга узган ел эшчәнлекләре яңартылган хезмәт һәм ял лагерьлары да ишекләрен ачачак. Аларда 10 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк һәм хезмәт белән мәшгуль булачак. Ә профильле лагерь сменалары җәй көне генә түгел, башка каникулларда да оештырылачак. Моннан тыш, республика программасы кысаларында 29,1 мең балигъ булмаган яшүсмерне эшкә урнаштыру күздә тотыла. Бу максат өчен республика бюджетыннан 24892,99 мең сум акча бүленгән. Шулай ук девиант тәртипле балалар өчен махсус сменалар оештырылачак, хәрби-патриотик сменаларга да зур игътибар биреләчәк.
    Ә безнең район буенча 1798 баланың ялы оештырылачак. 873 бала - мәктәп яны, 155 бала - ял һәм хезмәт, 310 бала кышкы мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. Ә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге аша 230 бала - Җәлил санаторий-профилакториенда, 110 бала - Әлмәт шәһәренең "Сәламәтлек" санаторий-профилакториенда, 20 бала палаталы лагерьларда сәламәтлекләрен ныгытачак. "Куркынычлылык төркеме"нә кергән 50, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләрендә учетта торучы 14 бала эшкә урнаштырылачак.
    Җәйге ял вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү дә игътибар үзәгендә булачак. Бу максаттан 1 нче июньнән башлап 31 нче августка кадәр "Имин җәй" профилактик операциясен үткәрү планлаштырылган. Аның кысаларында төрле чаралар: махсус рейдлар үткәрү, педагогик хезмәткәрләрне хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү, яшүсмерләргә имин хезмәт шартлары тудыру, эвакуация буенча махсус өйрәнүләр үткәрү, барлык лагерьларда хезмәтне, янгын куркынычсызлыгын, юл хәрәкәте, көнкүрештә, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү почмаклары булдыру, Хезмәтне саклау көннәре һәм башкаларны үткәрү күздә тотыла.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      160
      0
      0
    Ночной режим