САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар мәйданчыгында ана кеше чит балага ташланган

Бу вакытта конфликтка беркем дә кысылмаган.

Санкт-Петербург шәһәрендә балалар мәйданчыгында ана кеше чит бала белән сугышкан. Урында төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Видеода ана кешенең баланы этеп җибәрүе һәм букчасын тартып алганы күренә. Бала егыла, аннары баса да, үпкәләтүчесенә сугарга тели.


«Син кемгә кул күтәрәсең, җүнсез?! Син кем белән сөйләшәсең, алама?», — дип кычкыра ачуы чыккан хатын-кыз балага. Бу вакытта конфликтка беркем дә кысылмый.

Шаһитлар сүзләренчә, балалар мәйданчыгына хатын-кыз малае белән килгән. Ул баланы аңа бармак белән күрсәткән өчен ачулана башлаган. Янәшә басып торган кыз бала малайга «кешеләргә бармак белән түгел, ә уч төбе белән күрсәтәләр», дип аңлатырга тырышкан. Шуннан соң хатын-кыз аңа ташланган.

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев