САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Балалар өчен иң аллерген продуктлар нинди?

Сорауга аллергияне дәвалау өлкәсе белгечләре җавап бирә.

Республика балалар клиник хастаханәсенең аллергия бүлеге аллергология бүлегенең аллерголог-иммунологы, КДМУның клиник иммунология кафедрасы профессоры Резеда Хәкимова: 

– Сыер сөте, тавык йомыркасы һәм чикләвек – өч яшькә кадәр балаларда аллергия чыгуның иң еш күзәтелә торган сәбәпләре. Сөт аксымына аллергия 30-40 процент очракта 8 яшькә кадәр саклана.

Республика клиник хастаханәсенең клиник иммунология үзәге җитәкчесе Алексей Лунцов: 

– Бик кечкенә вакытта барлыкка килгән аллергия үсә төшкән саен юкка чыгарга да мөмкин. Сыер сөте, тавык йомыркасына аллергиянең бетү мөмкинлеге зуррак. Ә чикләвеккә һәм диңгез продуктларына аллергия, киресенчә, тотрыклы һәм гомер буе дәвам итәргә мөмкин.

Реклама

Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире, югары категорияле педиатр Лилия Зыятдинова: 

– Табигый юл белән туган балаларда аллергия чыгу куркынычы кимрәк була. Күкрәк сөте белән имезү аллергия булмаячагының ышанычлы факторы санала. Өстәмә тукландыруны дөрес кертү дә мөһим. 4 айдан 6 айга кадәр әз-әзләп өстәмә ашату аллергия ихтималлыгын киметә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/balalar-chen-i-allergen-produktlar-nindi/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X