САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакчачыны борчыган 5 сорауга җавап

.

  1. Кура җиләге куагы саргая. Алмагач яфрагы белән дә шул хәл. Нәрсәдән икән бу?

Кура җиләгенең яфраклары саргаю аңа азот җитмәгәнне аңлата. Эремә әзерләп, эшкәртергә киңәш ителә. 0,1 процентлы мочевина эремәсе белән эшкәртсәгез була. Кура җиләге хлорозы авыруы булырга да мөмкин. Андый очракта яфракларны корткычлардан саклый торган препаратлар белән эшкәртеп чыгыгыз. Алмагач яфрагының саргаюы исә аңа тимер җитмәгәнне күрсәтә. Агачларга 0,2 процентлы тимер купоросы сибегез.

  1. Помидорның яфрагы, астан корып, кәкре-бөкре булып, бөгәрләнеп килә. Нишләтергә?

Сәбәпләре күп булырга мөмкин. Иң беренчесе – кызу һава торышы. Шул ук вакытта яфраклар азотлы ашламаларның күп кулланылуыннан да бөтерелергә мөмкин. Бу очракта аларны юдырып төшерү өчен, помидорга мул итеп су сибәргә киңәш ителә. Көн саен бор кислотасы эремәсе сибәргә була (10 литр суга 1 чәй кашыгы).

  1. Бакча җиләге (виктория) яфрагы артында коңгырт, соры таплар барлыкка килде. Аннан ничек котылырга?

Бу фитофтороз инфекциясе булуы ихтимал. Составында «сенная палочка» бактериясе булган даруларны кулланырга киңәш ителә. Атнасына бер мәртәбә сиптерү хәерле. Фурацилин да булышыр. Аны 1 литр суга 1 төймә кулланырга кирәк.

  1. Сарымсак угын кышлыкка әзерләп була, диләр. Моны ничек эшләргә?

1 ысул. Сарымсак укларын җыябыз, юабыз. Иттарткычтан чыгартабыз. Измәгә тәменчә тоз, көнбагыш мае кушабыз, чиста банкаларга тутырабыз һәм өстенә кабат көнбагыш мае салабыз. Бер өлешен туңдыргычка куярга да ярый. Ит ризыклары янына бер дигән соус бу, ипигә ягып ашарга да була.

2 ысул. Сарымсак укларын юасы, турыйсы. 10 – 15 минут йомшарганчы пешерәсе. Маринад әзерләү: 1 литр суга 1 стакан шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 стакан аш серкәсе. Сарымсак укларын стерильләштерелгән банкаларга тутырасы һәм өстенә кайнар маринад агызасы. Стерильләштерелгән капкачлар белән банкаларны ябып куясы.

  1. Кәбестәләр «авырый». Нишләтергә?

Кәбестәдә еш кына «кила» дигән авыру була. Әче, дым күп булган җирдә исә гөмбәчек авыруы килеп чыга. Андый урыннарга 5 еллап кәбестә утыртырга киңәш ителми. Гомумән, кәбестәнең урынын ел саен үзгәртеп тору хәерле. Кила авыруы булса, кәбестәне инде коткарып булмас, йолкып атарга гына кала. Шулай да җирне эшкәртү өчен сеңдерерлек итеп алсу марганцовка (розовая марганцовка) сибәргә кирәк. Кәбестә утырткан урынга акбур кертергә мөмкин.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев