22 нче апрель көнне МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары Сарман мәдәният йортында уздырылган “Җырлы балачак илендә” район бәйгесендә катнаштылар.
Шафигуллина Гөлчәчәк Фирдәвис кызы җитәкчелегендәге бик күп бәйгеләрдә призлы урыннарны яулаган “Шатлык” хореография коллективы бу бәйгедә дә “Закруглянка” һәм “Печән өсте” биюләре белән тамашачылар алдында бик матур чыгыш ясап, I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз