САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыртса, бүген үк төшә аласыз

Ашыгыч ярдәм бүлеге барлык көннәрдә дә тәүлек буе хезмәт куячак.

Бәйрәм, ял көннәре бик күңелле, матур булса да, сәламәтлек начараеп китү очраклары да була. “Тешемнең пломбасы кителде, бик җайсыз, хастаханә ничек эшли микән?” – дип шалтырата бер танышым.
Район поликлиникасы 6 январь көнне эшли. Бу көнне халыкны терапевт, балалар табибы, хирург, стоматологтан торган дежур бригада, лаборатория, рентген кабинеты, эшкә яраксызлык кәгазе яза торган тәрәзә кабул итәчәк. Ә ашыгыч ярдәм бүлеге барлык көннәрдә дә тәүлек буе хезмәт куячак.
Теш – бик четерекле әйбер бит. Бу хакта район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә җиткердек. “Безгә килсә, теш табибын чакыртабыз”, - диделәр. Димәк, 6 сына кадәр түзә алмасагыз, бүген үк ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз, хөрмәтле Н. апа!
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев