САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Авыл җирлеге депутаты бездә кунакта

17 октябрь көнне Иске Минзәләбаш мәктәбендә "Парламент, җәмгыять һәм мин" темасына багышланган парламент дәресе узды.

Авыл җирлеге депутаты Әлфинур Мияссәрова укучыларга республика хакимиятенең закон чыгару органының роле һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу ысуллары турында сөйләде. Безнең тормышта алар нинди зур роль уйнавы турында да аңлатты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Хәтта киләчәктә депутат, юрист булырга теләүче укучылар да табылды. Парламент дәрес бик файдалы булды. 
Руслан Гыйльфанов язмасы һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев