САРМАН
  • Рус Тат
  • Авыл яшьләре берләштеләр

    Узган шимбәдә район хакимиятенең утырышлар залында "Аграр яшьләр берләшмәсе" региональ җәмәгать оешмасының район бүлекчәсен оештыру конференциясе үткәрелде. "Безнең төп максат - авыл яшьләренең социаль һәм экономик активлыгын күтәрү", - диде конференция эшендә катнашкан ТР Яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева. Конференциядә район оешмаларыннан иң актив яшьләр, авыл, поселок җирлекләре...

    Узган шимбәдә район хакимиятенең утырышлар залында "Аграр яшьләр берләшмәсе" региональ җәмәгать оешмасының район бүлекчәсен оештыру конференциясе үткәрелде. "Безнең төп максат - авыл яшьләренең социаль һәм экономик активлыгын күтәрү", - диде конференция эшендә катнашкан ТР Яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева.

    Конференциядә район оешмаларыннан иң актив яшьләр, авыл, поселок җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнаштылар. Конференцияне ачып җибәрү, анда катнашучыларны район, яшьләр тормышы белән таныштыру өчен, конференцияне алып баручы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Сәхипова сүзне иң элек район башлыгы урынбасары Г.Сәляховага бирде."Бүген бу залга район яшьләренең иң максатчан, актив тормыш белән яшәүче, республикада, илдә бара торган вакыйгаларга битараф булмаган, тормышта үз урынын тапкан өлеше җыелды", - диде ул, район башлыгы Н.Закиров исеменнән яшьләрне сәламләп.
    Бүгенге көндә республикада яшьләр политикасы - иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Яшьләр белән эшләүнең инновацион формалары барлыкка килә, яшьләргә проект һәм грант ярдәмнәре күрсәтү актив кулланыла. Гөлфирә Сөнгатовна, алардан район яшьләре дә файдалана алсын өчен, район җитәкчелегенең барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырышуын билгеләп үтте. Әйтик, торак проблемасы өч юнәлештә тормышка ашырыла: "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү", "2013 нче елга кадәр авылның социаль үсеше", "Социаль ипотека" программалары буенча. Беренче программа кысаларында районда 60 яшь гаилә тораклы булган. Икенче программада районның 143 яшь гаиләсе катнашкан. "Социаль ипотека" программасы буенча Җәлилдә - 90, 60, 30, Сарманда 42 фатирлы йорт төзелгән.
    Гөлфирә Сөнгатовна үз чыгышында яшьләр белән эшләүгә ТР Президенты Р.Миңнехановның җитди игътибар бирүенә басым ясады. Ул узган елның ноябрь аенда үткәрелгән республика яшьләр форумында авыл яшьләренә ярдәм итәргә, эшмәкәрлекне үстерергә кирәклеген билгеләп үткән иде. "Безнең район яшьләренең дә уңышлы эшләү үрнәкләрен күрсәтергә, авылда да югары сыйфатлы тормышны тәэмин итәргә мөмкин икәнлеген расларга барлык мөмкинлекләре бар", - диде бу уңайдан Г.Сәляхова. Бүгенге көндә районда 39 фермер хуҗалыгы, 7 гаилә фермасы эшли. Тагын 16 гаилә фермасы төзелә һәм реконструкцияләнә. Республика бюджеты хисабыннан 3 сенә юллар салынган. Фермерлар арасында яшьләр дә аз түгел. Җәлилдән Руслан Галләмов, Иске Минзәләбаштан Марат Гарифуллин, Илнар Мөхәммәтҗанов, Сарманнан Рөстәм Миңнебаев һәм башкалар - шундыйлар. Әнвәр Нәҗметдинов, "Лизинг-грант" программасы буенча конкурста җиңеп, "МТЗ" тракторы алды.
    Татарстан - Россия регионнары арасында иң спорт сөючесе. Районда да 130 спорт корылмасы эшли. Алар арасында - Боз сарае, спорт-сәламәтләндерү комплексы, чаңгы базалары, хоккей кортлары һәм башкалар. 2 балалар спорт мәктәбендә 1200 бала шөгыльләнә. Бүгенге көндә район үзәгендә ябык бассейн һәм аграр көллият территориясендә спортзал төзү өчен, проект документлары әзер. Болар барысы да район башлыгы Н.Закиров тырышлыгы белән башкарыла. Г.Сәляхова барлык сарманлылар, бигрәк тә яшьләр исеменнән Нәфис Абдулкасыймович адресына рәхмәт сүзләрен юллады. Без дә, үз чиратыбызда, Сарманнан Марат Сәлахов, Ришат Гайнетдинов, Алинә Фәртдинова, Илһам Шакиров, Җәлилдән Эльмира Ногманова, Ленар Сәгыйдуллин, Раил Миннәхмәтов, Лилия Гайнетдинова, Илнур Нуриев, Гаяз Искәндәров кебек спортчыларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.
    Районда 57 яшь белгечне берләштергән Яшь укытучылар ассоциациясе эшли. Яшь укытучылар төрле дәрәҗә һөнәри конкурсларда уңышларга ирешәләр.
    Алина Прокофьева, Рәмилә Зиннәтуллина, Алсу Хуҗина, Айрат Хәйруллин һ.б.талантлы яшьләребез республика һәм Бөтенроссия күләмендәге бәйгеләрдә дә җиңүләр яулыйлар. Яшьләр илнең, республиканың җитәкче составында да үз урыннарын алалар. Андыйлар районда да аз түгел. Ришат Галимов, Марат Яхин, Гөлназ Латыйпова, Наил Сафин, Ленар Нәфыйков, Раушан Мифтахов, Илгиз Нуретдинов, Булат Әхмәдуллин - шундыйлар.
    Болар белән беррәттән, Г.Сәляхова борчулы фактларга да тукталды. Районда яшүсмерләр арасында җинаятьчелек күренешләре бар. Ил халкының 3 проценты наркотик матдәләр кабул итә һәм аларның күпчелеге - яшьләр. Бу сан районда да куандырырлык түгел. Узган ел, наркотик матдәләр кулланган өчен, 20 административ беркетмә төзелгән. Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле10 җинаять ачыкланган. Җәмәгать урынында наркотик кулланган хәлдә йөргән өчен, 5 кеше тоткарланган. ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар да уйландырырлык - узган ел гаилә корган 279 парның 137се аерылышкан. Кызганычка каршы, ялгызлык проблемасы да бар. 25, 30, 40тан үткәннәр өчен танышу кичәләре оештыру бер дә артык булмас иде.
    Р.Мөхәммәдиева (икенче рәсемдә - уртада) конференция делегатларын Аграр яшьләр берләшмәсенең бурычлары белән таныштырды. Болар - авыл яшьләренең социаль, иҗади, эшмәкәрлек тәкъдимнәрен тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү; аларның физик, рухи, социаль үсешенә ярдәм итү; илнең, республиканың социаль-экономик, сәяси һәм мәдәни тормышында актив катнашу өчен шартлар тудыру һәм башкалар. Бүгенге көндә берләшмә "2011-2015 нче елларга ТРсы авыл яшьләре" дигән максатчан программаны тормышка ашыра. Әлеге программа кысаларында авыл яшьләренә оештыру, методик, мәгълүмати, финанс ярдәме күрсәтү күздә тотыла. Шулай ук авыл яшьләренә консультатив ярдәм күрсәтү өчен электрон хезмәт булдырылачак. "Авыл яшьләре шәһәрнекеннән һич кенә дә ким түгел. Тик авылларда яшьләр азрак, бер-берсеннән ераграк һәм керем түбәнрәк", - дип билгеләп үтте Р.Мөхәммәдиева. Ул яшьләрне мәгълүмати тәэмин итү, аларның керемнең бер төре булган грантлар, ресурслар эзләү юлы белән социаль активлыкларын күтәрү, экономик активлыкларын арттыру һ.б. буенча эш алып барылганлыгын әйтте. Яшьләр арасында бигрәк тә эшмәкәрлекне үстерергә кирәклеккә басым ясады. Статистика күрсәткәнчә, авылдан шәһәргә ел саен 5 меңнән артык яшь кеше китә. Авыл хуҗалыгы вузларын тәмамлаучыларның да авылга бик азы гына кайта. Кайтканы да озак тоткарланмый. Сәбәпләре - түбән хезмәт хакы, буш вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр булмау һәм, ниһаять, гаилә төзү проблемасы булу. Р.Мөхәммәдиева, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, авылда яшьләр политикасын булдырырга, аларны спорт чараларына, Сабантуйларга гына түгел, барлык эшкә дә җәлеп итәргә, партнерлык мөнәсәбәтләре төзергә кирәклекне билгеләп үтте. Моннан тыш, ул бизнес культурасын үстерергә кирәклеккә дә басым ясады. Әйтик, РФдә яшьләрнең - 2, Европада 15 проценты тәвәккәл, эшкә курыкмыйча алынучан. Бездә эшмәкәрлек, нигездә, кафе, кибетләр ачуга гына кайтып кала. Бу уңайдан Р.Мөхәммәдиева авыл туризмын булдыру турында уйларга киңәш итте. Әйтик, бездә уникаль бакыр рудниклары бар. Кагыйдә буларак, туристларның юлын, яшәвен, башка уңайлыкларын тәэмин итү ихтыяҗы да туа, һәм, әлбәттә, сувенирлар кибете дә артык булмый. Кыскасы, авыл туризмы кысаларында эшмәкәрлекнең бик күп төрен ачарга мөмкин, диде Р.Мөхәммәдиева.
    Конференциядә Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәсе төзелеп, аның 7 кешедән торган составы, җитәкчесе итеп, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы юристы Илдар Мусин сайланды. Ул кыскача бүлекчәнең төп эш юнәлешләре турында әйтеп үтте.
    Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы М.Яхин конференция делегатларын кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән программалар белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты А.Шәрипов фермерлык, гаилә фермалары төзү турында сөйләде, озакламый "Башлаучы фермер" программасының гамәлгә кертеләчәген әйтте, шартлар, таләпләргә тукталды. Мәгариф бүлеге мөдире З.Гыйләҗева, мәдәният бүлеге мөдире Г.Латыйпова бүлекләрнең эшчәнлекләре, белемле, талантлы яшьләрнең уңышлары белән таныштырдылар.
    Конференциягә йомгакны Г.Сәляхова ясады. Ул яшьләрне тагы да активрак, тәвәккәлрәк булырга чакырды, аларга максатка ирешү юлында бетмәс энергия, уңышлар һәм җиңүләр теләде.
    Конференция эшлекле шартларда үтте. Ул актив, энергияле, максатчан яшьләргә өстәмә мөмкинлекләр ачылуның тагын бер чагылышы булды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим