САРМАН
  • Рус Тат
  • Авыл – туган йортыбыз

    Карашай Саклау авылы кешеләренең матур эшләренә без чын күңелдән сокланып кайттык. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр коллективы узган ел халык театры исемен алуга ирешкән. Бинага капиталь ремонт таләп ителсә дә, тик тормыйлар, үзешчәннәр, халык күңеленә үтеп керә алырдай төрле чаралар үткәрәләр. Җыелыш көнне дә театр коллективы Г.Исхакыйның "Алдым-бирдем" әсәреннән...

    Карашай Саклау авылы кешеләренең матур эшләренә без чын күңелдән сокланып кайттык. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр коллективы узган ел халык театры исемен алуга ирешкән. Бинага капиталь ремонт таләп ителсә дә, тик тормыйлар, үзешчәннәр, халык күңеленә үтеп керә алырдай төрле чаралар үткәрәләр. Җыелыш көнне дә театр коллективы Г.Исхакыйның "Алдым-бирдем" әсәреннән күренеш күрсәтте. Тамашачыларны һәр башкаручының осталыгы әсир итте. Балалар тарафыннан "Кәтүк түти" җырына куелган хореографик композиция дә зур осталык белән башкарылды. Болар барысы да Карашай Саклау мәдәният йортында һәр номерны чын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрә алырдай сәләтле кешеләр эшләгәнлеген раслады. Берничә чакрым юлны бар дип тә белмибез, көн саен диярлек Карашай Саклау мәдәният йортына киләбез дип, чурашлылар да аларны юкка гына мактамаган икән.
    Карашай Саклауның тагын бер үзгәлеге бар: мәктәптә "Әтиләр советы" эшли. Аның эше районда гына түгел, ә республика күләмендә дә зур танылу алган. Яшь буынга тәрбия бирүдә үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен, "Әтиләр советы" рәисе И.Мөхтәровка Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
    Җирлектә һәр эш оешкан төстә, авыл активы, депутатлар белән киңәшләшеп башкарыла. Халыкның 45 проценты - эш яшендәгеләр. Күпчелек "Нөркәй" агрофирмасында хезмәт куя. Демографик хәлгә килгәндә, 3 бала туган, 11 кеше үлгән. Җирлектә кече эшмәкәрлек зур үсеш алган. 35 кеше ЛПХ кредитлы, 10 кеше үз эшен башлап җибәрү өчен субсидияле булган. 2 фермер хуҗалыгы бар. 5 хуҗалык умартачылык белән шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыкларда 390 баш мөгезле эре терлек, 30 баш ат һәм 528 сарык асрала. Район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Сәляхова да Карашай Саклауны иң күп сарык асрый торган бердәнбер авыл җирлеге дип билгеләп үтте.
    Чурашта артезиан су скважинасы казылган. Карашай Саклау авылының 5тән 2 өлеше һәм 2 авыл арасындагы су линиясе төзекләндерелгән. Болар район хакимиятенең, "Җәлилнефть" идарәсенең ярдәме белән башкарылды, ди авыл җирлеге башлыгы Р.Әхмәтшин. Ул Чураш авылы зиратын калай койма белән әйләндереп алуда булышлык иткән авылдашлары Дамир Шәйхразыевка, "Нөркәй" агрофирмасына да рәхмәтен белдерде.
    Шәрләрәмә җирлегендә узган җыелыш халыкның илдә барган сәяси вакыйгаларга карата аек фикер йөртүе, уйлый белүе белән истә калды. Ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, Шәрләрәмә мәчете имам хатыйбы Әнәс Гыйззәтуллин илкүләм әһәмиятле вакыйгаларга тукталдылар. Әнәс хәзрәт: "Моңа кадәр бер генә патшаның да "Ислам мәгарифе, фәне һәм культурасы" фондын ачканы юк иде. Моны В.Путин булдырды, - диде. - Халык иманлы икән, бозыклык булмас". Ул мәчет каршында мәдрәсә эшләвен, авыл халкының гаиләләре белән аңа йөрүенә сөенүен белдерде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында дини тәрбия бирү кирәклеген күтәрде. Авылда спорт белән шөгыльләнүчеләрнең күплеген, алар өчен хоккей корты булдыруны сорады.
    Җирлектә төрле чаралар, бәйрәмнәрне эшмәкәрләр, "Нөркәй" агрофирмасы ярдәме белән үткәрәләр. Җирлек башлыгы Н.Сафин үз чыгышын узган елгы халык җыенында күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлешен барлаудан башлады. Шәрләрәмә авылының бер урамына газ линиясе сузу соралган булса, район хакимияте ярдәме белән ул уңай хәл ителгән.
    Илексаз авыл җирлегендә халыкның үзәгенә үткәне - сусызлык, су өчен түләүнең югары булуы. Дөрес, аны хәл итү буенча чаралар күрелә. Морбашта, Игәнәбашта су линияләре алыштырылган. Илексазда исә төгәллисе эшләре калган. Авылда яшьләр күп, әмма авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләүчесе юк. "Өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Аннан, пенсионерларны гына эшләтәсең, дип, дәгъва белдерәләр, - ди "Сарман" агрофирмасы директоры Р.Хәбетдинов. - Морбаш фермасында 298 тана асрала. Зәкәрия Әһелтдинов анда берүзе эшләргә мәҗбүр".
    Җирлек башлыгы Ф.Гыйльфанов чыгышыннан күренгәнчә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә шактый эш башкарылган. Атнаның һәр шимбәсендә, төзекләндерү предприятиесе белән ике арадагы килешү нигезендә, чүп түгү машинасы килә. Санкциясез чүплекләр бетерелгән, чистартылган. Аның бер өлешенә нарат үсентеләре утыртылган, икенчесе терлек асраучыларга бүлеп бирелгән. Терлекчелек фермасы янындагы чүплекне бетерү эшен ахырына җиткерәселәре бар. Узган ел балалар бакчасы мәктәпнең бер өлешенә күчерелгән. Район хакимияте, мәгариф бүлеге, әти-әниләр ярдәме белән анда төзекләндерү эшләре алып барылган. Илексаз авылыннан И.Фәрхетдинов булышлыгы белән уен мәйданчыгы урнаштырылган, өстәл, парта, урындыклар алынган. Морбашта элекке мәктәп клуб итеп үзгәртеп корылган. "Сарман" агрофирмасы һәм техникасы булган авыл халкы көче белән авыл урамнарындагы чокыр-чакырларга, сазлык урыннарга вак таш түшәлгән.
    Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы М.Әхмәтгәрәевне район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Сәляхова, максатчан кеше, дип бәяләде. Соңгы вакытта җирлектә уңышлы эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Юкка гына җирлек башлыгы төп юнәлеш - халык белән эшләү, димәгәндер. Халык сорауларын өйрәнү максатыннан, даими очрашулар үтеп тора, проблемалар уртага салып хәл ителә. Мәшгульлек үзәге белән тыгыз элемтә булдырылган. Нәтиҗәдә, соңгы өч елда эшсезләр саны кимегән. Башка урыннарда урам утлары белән проблема булса, биредә ул бетерелгән. Мортыштамакта ике урында вакыт таймеры урнаштырылган. Бар җирдәге кебек, монда да су линияләрен алмаштырасылары, юлларны, аерым алганда, Колмәт, Боламыкка керә торган трассаларны яңартасылары бар. Чүплекне санкцияле итү буенча нәтиҗәле эш башкарылган. Колмәт авылында, халык киңәше белән, шәхси трактор куелган. Ул атнага бер мәртәбә чүп җыя. Чүп түккән өчен бер кешегә 12 сум исәбеннән норматив билгеләнгән. Ризасызлык юк, халык канәгать.
    Җыелышта теге кирәк, бусы юк, монысы аңлашылмый, дип сорау бирүче булмады. Мәдәният йорты хезмәткәре, газета һәм радионың актив хәбәрчесе М.Исмәгыйлова бу юлы да үзенең бар өлкәдә хәбәрдар булганлыгын күрсәтте. Хәбәрсез югалганнар, сугыш кырында үлеп калганнарга ачылган саклык кенәгәләрен юллап алу буенча сораулар белән үзенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген, бу өлкәдә ярдәм итәргә алыначагын әйтте.
    Чукмарлыда хәл итәсе проблемаларның шактый булуы авылга килеп керүгә үк күзгә ташланды. Мәдәният йорты каршында күңелгә шом салып утырган, берничә ел элек яртылаш сүтелгән иске идарә, кибет биналары ничек булса, шулай калган. Җирлек башлыгы Ф.Мостафин әйтүенчә, су линиясе үткәрәселәре, күперләрне төзекләндерәселәре дә бар. Халык күпләп терлек асрый. В.Семенова, Л.Романова хуҗалыкларында терлекләр саны 15тән дә ким түгел. В.Семенова гаилә фермасы булдыру белән мәшгуль. Кредит алырга теләүчеләр белән эш яхшы оештырылган. Бу көнне дә "Россельхозбанк"ның Зәй бүлекчәсе җитәкчесе М.Хәсәнов күрсәтелә торган хезмәтләр, кредит алу шартлары белән таныштырды. Ветераннар советы ел да "Авыл көне" оештыра. Анда авыл яшьләре белән өлкән буын очрашуы үтә, традицияләр яңартыла, милли гореф-гадәтләр торгызыла. Чукмарлыда башкалардан үзгә булган тагын бер нәрсә бар. Алар Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче авылдашлары - I группа инвалид, ятимә Г.Хәйруллинаны онытмыйлар, әледән-әле янына барып, авыл хәлләре белән таныштыралар.
    Петровка Завод җирлегендә җыелыш аеруча зур әзерлек белән узды. Кул эшләреннән, пешкән ризыклардан әзерләнгән ярминкәдә товарларның төрлелегеннән, күплегеннән, аларны тәкъдим итүчеләрнең ачык йөзеннән, тәмле теленнән үк бер мәлгә югалып калгандай буласың. Шунда ук кибетләр дә үз сәүдәләре белән килгән. Моны район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Сәляхова да билгеләп үтте, авыл җирлегенең иң алдынгылардан булуын әйтте. Петровкада күпкатлы 6 йорт бар. Аның белән "Идеал" ширкәте җитәкчелек итә. Барлык йортка да ике контурлы котеллар урнаштырыла. Узган ел өч йортка капиталь ремонт үткәрелгән, түбәләре ябылган, бер йортның канализациясе алыштырылган, электр җиһазларына ремонт үткәрелгән, энергия саклаучы лампочкалар куелган. Җирлек башлыгы З.Хуҗина ел әйләнәсе башкарылган эшләрне санап кына үтмәде, һәркайсына тулы аңлатма бирде. Чишмә төзекләндерүгә керешкәннәр. Ул зур ярдәм күрсәткән авылдашлары М.Сәйфуллинга, П.Муллинга рәхмәтен белдерде. Бурычыбыз: "Быелдан да калмый авыл халкы өчен аны ял урыны итү", - ди җирлек башлыгы.
    Тормыш - катлаулы механизм. Авыл җирлеге шул механизмны көйләүче ролен башкара. Аның өчен мәсьәләнең эресе-вагы юк. Узган ел авыл зиратларында өйчекләр булдырылган, Петровка авылында тукталыш будкасы куелган, мәдәният йортының түбәсе ремонтланган. Өч ел инде хоккей корты эшли. Иң кискен проблемаларның берсе - эшсезлек. Спирт заводы ябылганнан соң күп кенә кеше эшсез калган. Бу хакта заводның элекке җитәкчесе, район советы депутаты Р.Фәттахов та әйтте. Аларны эшле итү юнәлешендә мәшгульлек үзәге белән берлектә төрле чаралар күрелә, Яр Чаллы предприятиеләре вакансия ярминкәләре үткәрә. Нәтиҗәдә, 70 ләп кеше вахта методы белән йөреп эшли башлаган. Үз эшләрен ачучылар, шәхси хуҗалыгын үстерүчеләр, гаилә фермасы булдыручылар күп. Җирлек башлыгы Пробуждение авылыннан абыйлы-энеле Маловларны мактап телгә алды. Үз эшләрен 58800 сум субсидия алудан башлаган иделәр, бүген инде алар күтәрелештә, ди ул. Дими Тарлаудан М.Вәлиев хөкүмәттән 1 миллион сумлык ярдәм алган. Халыктан сөт җыю белән шөгыльләнүче Г.Чернов та "Лизинг-Грант" программасында катнашып, "ВАЗ" машиналы булган.
    Авыл - туган йортыбыз кебек. Аның төзеклеге, чисталыгы, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше һәркайсыбыз өчен кадерле, ди З.Хуҗина. Авылны үз туган йортлары кебек күреп, аны төзекләндерүдә ярдәм итүче авылдашлары шактый. Җитәкче бу көнне аларга авыл җирлегенең рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләрен тапшырды.
    Янурыс авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен узган ел яу кырында һәлак булганнар истәлегенә яңа мемориал ачылу белән истәлекле булгандыр. "Җирлектә елдан-ел "Лизинг-Грант" программаларында катнашучылар арта. Былтыр район хакимияте, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте ярдәме белән бер урамга 663 метр озынлыкта газ линиясе суздык. Каташ Каран авылында, махсус программага кертелеп, 212 урынга исәпләнгән клуб салу буенча эш башланды. Авыр хәлдәге гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту буенча максатчан эш алып барыла", - ди җирлек башлыгы А.Мөхәммәдиева. Тузган торакта яшәүче бер гаиләгә ремонт өчен матди ярдәм күрсәтелгән, эшсез калганнар эшкә урнаштырылган, авыру балалары булганнарга ВТЭК комиссиясе үтүдә, инвалидларга терәк аппаратлары алуда булышлык ителгән. Янурыс терлекчеләре элек-электән районда мактаулылардан булды. Гомерләрен терлекчелеккә багышлаган, гаиләләре белән шунда эшләүчеләр шактый. Күпләрне ферманың киләчәк язмышы кызыксындыра. Терлекләрне Яңа Әхмәт авылында төзелгән комплекска алып бетереп, кеше эшсез калмасмы, дип борчылалар. "Янурыслылар - молодцы. Берсе дә зарланмады, үзенә йөкләнгәнне намус белән үтәде, - ди "Сарман" агрофирмасы директоры Р.Хәбетдинов. - Ферма бетми, ул капиталь ремонт программасына кертелде, берәү дә эшсез калмас".
    Һәр авыл җирлегендә башкарылган эшләргә, оешма, предпритиеләр эшчәнлегенә слайдлар белән тулы анализ ясалды: уңышлар барланды, бурычлар куелды. "Сарман", "Нөркәй" агрофирмалары директорлары Р.Хәбетдинов, А.Нәҗметдинов игенчелек, терлекчелек өлкәсендә ирешелгәннәргә тукталдылар, бүлекчәләрнең хезмәтенә бәя бирделәр. Полиция участок инспекторлары Р.Сафин, Р.Шәмсин, В.Алексеев, Ф.Әхәтов районда крименоген хәлнең торышы белән таныштырдылар, җирлекләрдә теркәлгән җинаятьләргә тукталдылар, аңа китергән сәбәпләрне атадылар.
    Гражданнар җыелышларында район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Сәляхова, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. "Районда сәләтле, талантлы яшьләребез күп. Алар төрле җыр бәйгеләрендә уңышлы чыгышлар ясыйлар. Районнан читтә урнашкан авыл халкы да үз талантларын күрергә тиеш", - ди Гөлфирә Сөнгатовна. Бу көннәрдә район үзешчәннәре Р.Уразаев, Э.Миннегалиева, Т.Зарипов һәм авыл үзешчәннәре якташларын, авылдашларын берсеннән-берсе матур җырлары белән сөендерделәр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим