САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Августта нинди дару үләннәрен җыярга мөмкин?

Әйләнә-тирәбез тулы – дару. Ләкин аларны дөрес итеп куллана белергә генә кирәк. Әйләнә-тирәбез тулы – дару. Ләкин аларны дөрес итеп куллана белергә генә кирәк.

Табигать шифаханәсе

Август - безгә кышка дару үләннәре җыеп калу өчен тагын бер мөмкинлек. Бу айда нинди дару үләннәре җыярга була соң? Шуларның берничәсе белән танышып үтик әле.

Гадәти мәтрүшкә. Ул кулинариядә куллану өчен тәмле аромат бирү өстенә, дәвалау үзлегенә дә ия. Аның составында көчле антибиотик, микробларга һәм ялкынсынуга каршы тора торган матдәләр бар. Анда шулай ук атеросклероз һәм ракны кисәтә, гөмбә авыруына, паразитларга, вирусларга каршы торырга, иммун системасын эшләтергә, эчәклек, ашказаны эшчәнлеген нормальләштерергә, нерв системасын тынычландырырга, бәвел кудыртырга, кан ясалу процессына ярдәм итә торган матдәләр бар. Ул тамырларны чистарта, иммунитетны күтәрә. Бу үлән С, А, Е һәм В төркеме витаминнарына бай. Ләкин мәтрүшкәне 12 яшьтән кечерәк балаларга, йөкле, бала имезүче хатын-кызларга, үләннәргә аллергия булган кешеләргә кулланырга ярамый.

Әрем, икенче төрле – Аллаһ агачы. Үт бүленеп чыгуны нормальләштерә, ашказанында аш кайната торган соклар эшләнешен арттыра, гөмбә авыруына каршы тора, ялкынсыну процессларын басарга ярдәм итә, яраларны тиз төзәтә, нерв системасына уңай тәэсир итә. Шуны истә тотарга кирәк: кулланырга ярамаган очраклары да күп. Бигрәк тә кискен һәм хроник ашказаны-эчәк тракты авырулы кешеләргә, йөкле хатын-кызларга, балаларг анемия белән интегүче кешеләргә кулланырга ярамый.

Әрекмән тамыры. Ул витаминнарга гаять бай. Аның составында матдәләр алмашында актив катнашучы, иммун системасын ныгытырга, азыкны эшкәртергә ярдәм итүче, шулай ук йөрәк эшчәнлеге өчен файдалы матдәләр бар. Кандагы шикәр күләмен киметә. Яраларны төзәтә, ялкынсынуга каршы тора ала, ашказаны асты бизе ферментлары эшләнеп чыгуга ярдәм итә, бавыр эшчәнлеге өчен файдалы, бәвел кудырту үзлегенә ия. Аллергия вакытында кычытуны баса, тире һәм чәчнең торышын яхшырта. Йөкле хатын-кызларга, ике яшьтән кечерәк балаларга куллану киңәш ителми.

Кычыткан. Яфраклары кулланыла. Матдәләр алмашын яхшыртырга, иммун системасын ныгытырга ярдәм итә. Аеруча туберкулез һәм атеросклероз авырулары вакытында файдалы. Ашказаны, тамак авырулары, борыннан кан киткәндә, сезонлы аллергия кулланыла. Кычыткан яфраклары тагын бер уникаль үзлеккә ия – организмда кан ясалу процессында ярдәм итә. Ир-атларның ирлек куәтен арттыра, хатын-кыз авырулары вакытында да

нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тора. Әйтик, күрем вакытында кан китүне, циклны нормальләштерә.

Гөлбадран. Бактерияләргә, паразитларга каршы торырга сәләтле. Үт кудыргыч үзлеккә ия, бавыр авырулары вакытында файдалы, эч, баш, күрем вакытындагы авыртуларны баса. Күп кенә ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында кулланыла, ревматизмнан нәтиҗәле чара булып тора. Ә менә кан басымын күтәрә. Составында агулы матдә булу сәбәпле, агуланудан сак булырга кирәк. Кирәгеннән артык кулланган очракта нерв системасын тынычсызландыра, күрү сәләтен начарландыра. Йөкле хатын-кызларга, өч яшьтән кечерәк балаларга, үт куыгында таш булган кешеләргә кулланырга ярамый.

Бака яфрагы. Бактерицид, йоклаткыч, яра төзәткеч, бәвел кудыргыч, кан туктаткыч, температура төшергеч, авыртуны басу, какыргыч кебек үзлекләргә ия. Шулай ук аллергиягә, ялкынсынуга, паразитларга каршы кулланыла. Диабет, анемия, авыз эчендәге ялкынсынулар, теш, колак, баш авыртканда, конъюнктивит, импотенция, матдәләр алмашы бозылганда, неврастения, гонорея, пиелонефрит, холецистит, хәтта стафилококк, стрептококк вакытында файдалы. Ашказаны авырулары вакытында кулланыла, аппетитны күтәрә. Лимфогранулематоз, лейкоз вакытында нәтиҗәле чара булып санала. Дәвамлы куллану рак, диабеттан сакланырга ярдәм итә.

Кызыл миләш. Ашкайнату процессын яхшырта, канның оючанлыгын арттыра, бәвел һәм үт кудыргыч үзлеккә ия, иммун системасын ныгыта, организмнан токсиннарны чыгара, микробларны үтерә, кан тамырлары стенасын ныгыта, калкансыман биз эшчәнлеген яхшырта, яман булмаган шеш күзәнәкләренең яман шеш күзәнәкләренә әйләнүен кисәтә, начар холестеринны киметә, кратаю процессын акрынайта. Миләшне тәүлеккә 100 граммнан артык куллану киңәш ителми. Йөкле хатыннарга табиб белән киңәшеп кулланырга кирәк. Ә күкрәк балаларына кулланырга ярамый.

Зөлфия Шәрипова язмасы

Табиб белән киңәшегез, килешмәскә мөмкин.

ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/полынь-обыкновенная-полынь-848743/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев