САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Атна уртасында Татарстанда яңгырлар башлана

Синоптиклар бу атнада һава торышының нинди булачагын фаразлады.

Чәршәмбе көнне Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак. Шуның аркасында республикада яңгырлар көтелә, урыны белән яшенле яңгыр булачак. Бу атнада республика халкын нинди һава торышы көтүе турында ТР Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр. Бу көннәрдә Татарстанда һава торышы Төньяк антиклон йогынтысында формалаша, шуның аркасында явым-төшемсез аз болытлы һава торышы өстенлек итә. Бүген, 16 июньдә дә шундый ук һава торышы сакланачак. Көндез +22...+27 градуска кадәр җылы булачак. Чзршәмбегә каршы төндә шулай ук явым-төшем көтелми, әмма көндез салкын атмосфера фронты узу сәбәпле, яңгыр явачак, урыны белән-яшенле яңгыр көтелә. Секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җил булачак. Төнлә термометр баганасы +10 +15, көндез +22дән +27 градуска кадәр булачак. Пәнҗешәмбе көнне төнлә салкын фронт йогынтысында урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көндез Татарстан чираттагы төньяк антициклонның алгы өлеше йогынтысында булачак. Явым-төшем ихтимал, ә температура фоны янә кимиячәк. Төнлә термометр баганасы +5тән +10га кадәр, көндез +17дән +22 градуска кадәр булачак. Алдан фаразланганча, җомга көнне коры һава торышы сакланачак, көндез максималь һава температурасы +18дән +23 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
 

Реклама

 ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X