САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аналар коне уңаеннан

Әбиләр белән бергә Безнең «Кояшкай» балалар бакчасының зурлар төркеме балаларының әбиләре бик активлар. Алар оныкларын бакчага йөртәләр,төрле чараларда теләп катнашалар. Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор -7 яшькә кадәр. Чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк, үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Баланы кечкенәдән миһербанлы булырга,...

Әбиләр белән бергә
Безнең «Кояшкай» балалар бакчасының зурлар төркеме балаларының әбиләре бик активлар. Алар оныкларын бакчага йөртәләр,төрле чараларда теләп катнашалар.
Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор -7 яшькә кадәр. Чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк, үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Баланы кечкенәдән миһербанлы булырга, кылган эшләренең асылына төшенә, яхшыны-яманны аера белергә өйрәтергә кирәк. Шушы сыйфатларны тәрбияләүдә безгә әби-бабайлар ярдәмгә килә.
Безнең «Кояшкай» балалар бакчасының зурлар төркеме балаларының әбиләре оныкларына бик игътибарлылар. Исламның әбисе Хәнифә апа, Камиләнең Лилия һәм Венера әбиләре, Динараның Хәмдия әбисе, Данилның Гөлнур әбисе, Алсуларның Фәүзия, Ләйсән әбиләре, Алмазның әбисе Нурия, Артурның әбисе Әдилә аларны иртән китереп куялар, кич белән килеп алалар. Менә шушы әбиләр белән без «Ягез әле, әбиләр!» дигән бәйге үткәреп алдык.
Бәйгене балалар «Әбием» җыры белән башладылар һәм әбиләренә шигырьләрен бүләк иттеләр. Аннан әбиләр оныкларына җырлаган бишек җырларын исләренә төшерделәр. Алмазыбызның һәм Наиләбезнең әбиләре Нурия һәм Гөлгенә татар кызлары биюен башкарып, барлык әбиләрнең күңелләрен җилкендереп җибәрделәр. Әбиләр, оныклары кунакка килгәч, нинди тәмле ризыклар пешереп сыйлаулары турында берсен-берсе уздырып сөйләделәр. Данилыбызның әбисе Гөлнур «Сарман» җырын сузып җибәргәч, залда тынлык урнашты.
Әбиләр башка осталыкларын да күрсәттеләр. Аларның җитез итеп бәйләм бәйләүләренә күз дә иярмәде. Тәрбия турында мәкальләр дә әйтештек, педагогик мәсьәләләрне хәл иттек. Айзабызның әбисе Айсылу әхлак тәрбиясе темасына язган хикәясен укыды.
Без балаларны әби-бабайларыбызны хөрмәт итәргә, инсафлы, ихтирамлы булырга өйрәтәбез. Ә аларның үзләренә теләк:
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызга ямь булып;
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Әлфия Ризатдинова, I категорияле тәрбияче.

Ләйсән яңгыр кебек җылы

Минем өчен иң кадерле кеше - әнием. Аның исеме Ләйсән. Көләч, гүзәл һәм ләйсән яңгыр кебек җылы ул.
Без гаиләдә өч бала булсак та, әнием бөтен эшкә дә җитешә. Иртән безне ягымлы тавыш белән уята. Мәктәпкә әзерләп озата, сөенеп каршы ала. Мин яхшы билгеләргә генә укырга тырышам, начар билгеләр белән әниемнең күңелен төшерәсем килми. Ул безне тәртипле, тәүфыйклы, акыллы булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә.
Әнием акыллы киңәшче генә түгел, тәмле ризыклар пешерүче дә әле. Барыбызны да тәмле ашлар, бәлешләр, салатлар белән сыйлый ул. Ә кыш җиткәч, безгә бияләйләр, оекбашлар бәйли. Без дә аңа кулыбыздан килгән эштә булышырга тырышабыз. Без әнине бик яратабыз. Әти дә аны бик хөрмәт итә. Бәйрәм саен әнигә төрле-төрле бүләкләр ала
Ләйлә Шәйхетдинова, Мортыштамак мәктәбе.

Ул нурга ия

Әниләр көне - минем өчен иң мөһим бәйрәм. Чөнки әни - дөньядагы иң газиз кеше. Аның никадәр зур җаваплылык икәнен без әле аңлап җиткермибез. Әни кеше туачак баласын тугыз ай буе йөрәк астында йөртә, сабые туганын сабырсызланып көтә. Бәби дөньяга килгәч, ул бөтен гомерен газиз баласына багышлый. Ул аңа бар көчен, назын, җылылыгын бирә.
Минем әнием Нурия исемле. Нурия "нурга ия" дигән мәгънәне аңлата. Аның йөзе, чыннан да, нурлы. Ул "Чишмә" товар паркында оператор булып эшли. Буш вакытта без аның белән кино карыйбыз, китап укыйбыз һәм бергәләп урамда йөрергә яратабыз. Әни миңа өй эшләрен эшләргә булыша. Мин дә аңа ярдәм итәм: икебез өйне җыештырабыз, кибетләргә азык-төлек, җиләк-җимешләр алырга барабыз. Мин мәктәптән кайткач, тузан сөртәм, идән юам, савыт-сабаны да юам. Икебез дә чисталыкны, пөхтәлекне яратабыз. Әниләребезгә һәрвакыт ярдәм итеп яшик. Мин барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлыйм, иң матур теләкләремне телим.
Резеда Әлмиева, Җәлил икенче номерлы мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев