САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Амур кушаматлы юлбарыс белән дуслашкан Тимур исемле тәкә үлгән: аңа һәйкәл куячаклар (+ВИДЕО)

Приморскиның сафари-паркыннан күңелсез хәбәр килеп иреште.

Амур кушаматлы юлбарыс белән дуслашкан легендар Тимур атлы тәкә үлгән. Бу хакта Тимурның опекуны Эльвира Головина​​​ хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Тимур бик яхшы шартларда яшәгән, аның хәтта шәхси табибы да булган, ул аның һәрвакыт сәламәтлеге турында кайгыртып торган. Җәен Тимур 5 яшен тутырган булган. Головина әйтүенчә, тәкәне бик хөрмәтләп соңгы юлга озатачаклар, ә аның кабере өстенә Тимурның бронзадан ясалган скульптурасы куелачак. Тимур белән Амурның дуслыгы турындагы хәбәр 2015 елда бөтен интернет дөньясын айкады. Тәкә юлбарыс читлегенә азык буларак китерелгән иде. Тик Тимур каршылык күрсәткәч Амур аны ашамаска булган. Күпмедер вакыт бергә яшәгәннән соң Тимур Амурны мөгезләре белән "кашый" башлаганнан соң, аны читлектән чыгарырга мәҗбүр булдылар, чөнки ул Амурның ачуын китерә башлаган иде. Тәкә белән юлбарыс дуслыгы күпләрне шаккатырды, алар турындагы видеоларны миллионлаган кеше карады хәтта фильм да төшерелде.

Фото: соцсети 

Реклама

Шәһри Казан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев