САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

АЛЛЕРГИЯ ТУРЫНДА 5 МИФ

Матурлыкка карап сокландың — күзең кычыта башлый, яки яшь килә; иснәдең — төчкерергә тотынасың, яки томау төшә; тәмләп карадың — телең шешеп чыга. Дөньяның иң серле зәхмәте, мәкерле бер күренеше — аллергия. Аның турында белеп тә, белмичә дә сөйлиләр.

1 нче ялгышу. Бөтенесенә дә нәселдәнлек гаепле. Әлбәттә, аллергиянең сәбәпләрен нәселдәнлеккә бәйләп карарга кирәк. Ләкин бүтән сәбәпләрне дә онытырга ярамас. Аллергияне цивилизация чире дип атаулары очраклы түгел. Ризыкны консервантлар, төрледән-төрле химик препаратлар белән ашлау яшәү мохитен яраксызга әйләндерә.

2 нче ялгышу. Аллергияне тоймау мөмкин түгел. Юк шул. Мәкерле чир, әле гап-гади томау, әле бронхит рәвешен алып, кешене интектерә. Кеше еллар буена шул чирләрен дәвалап иза чигә. Көчле дарулар эчә. Нидән болай газаплануын белә алмый йөдәп бетә. Аллергиянең сәбәпләрен ачыклау да җиңел түгел. Табибларга билгеле булган 20 мең аллерген бар. Келәмдәге яки китаплардагы тузан, җәнлекләр йоны, чәчәк атып утыручы агач-үлән, җиләк-җимеш, яшелчә, ит, тәмләткечләр… Бу исемлек елдан-ел арта гына бара.

3 нче ялгышу. Аллергия бигрәк тә язын — табигать чәчәктә чагында көчәеп китә. Әгәр поллиноз, ягъни үсемлек серкәсе тәэсирендә килеп чыгучы аллергик авыру хакында әйтсәк, күп кенә аллергияле кешеләр агачлар поллинозы бетүгә — үлән поллинозы белән авырый башлый. Июнь-июль айларында арыш, солы, тукранбаш, тузганак, кычыткан, әрем серкә очыра, дөньяга чәчәк тузаны тарала. Бу нәрсә сентябрь ахырына кадәр авыру кешенең «канын боза». Тузанга аллергия исә, гомумән, ел әйләнә бетми торган газап.

4 нче ялгышу. Аллергия — иммунитет бозылу ул. Чынында исә, аллергия килеп чыгуның сәбәпләре ахыргача өйрәнелмәгән. Әйтик, поллиноз организмның чәчәк һәм агач серкәсендә була торган аллерген аксымнарга каршы көрәше дип уйланыла. Кирәкмәгән аксымның һөҗүменә җавап рәвешендә канга махсус матдәләр үтеп керә. Алар күбәйгән саен кешенең хәле авырлаша бара.

5 нче ялгышу. Әгәр балачакта агач яки чәчәк серкәсенә аллергия булмаган булса, бу кешене поллиноз беркайчан да җәфаламаячак. Кызганыч, аллергиянең поллиноз дигәне нәселдән килә. Хәтта ки сез бала вакытта тузганак очыртып уйнап үскән булсагыз да, 25 яшьләргә поллиноз үзен сиздерә башлар. Башаклы үләннәр яки тартма чәчәкле агачлар чәчәк атканда туган кешеләр бу афәттән аеруча нык йөди. Галимнәр исбатлавынча, гомеренең беренче алты ае көз һәм кыш айларына туры килгән балалар, хәтта нәселдән килгән поллиноз чире булса да, бу зәхмәттән ул хәтле үк интекмәс.

Аллергия «чәчәк аткан» чорда:

Юеш чүпрәк белән һәр көн тузаннарны сөртегез, идәнне юыгыз.

Аллергиклар фатирында келәмнәргә, авыр калын пәрдәләргә, чәчәкле үсемлекләргә урын юк.

Реклама

Кичләрен, аеруча яңгырдан соң, бүлмәләрне җилләтегез.

Керләрне ябык урында киптерегез. Һәрхәлдә, балконда түгел!

Дуңгыз ите, бәрән ите, колбаса, тавык, йогырт, майонез, кетчуп, балык һәм диңгез продуктлары, маринадланган, ысланган һәм тозлы азыклар, сарымсак, помидор, баклажан, чөгендер, гөмбә, мандарин, йомырка, бал, шоколад, сок, газлы суларны менюга кертмәгез.

Кефир, простокваша, майсыз эремчек, акмай, майсыз сыр, карабодай, солы, арпа, дөге, тары боткаларын рәхәтләнеп ашый аласыз. Куян ите, күркә ите киңәш ителми. Ипине духовкада киптереп ашау хәерле. Кара, яшел чәйләр, мүк җиләге суларын эчегез. Аш-суга яшел үләннәр кушыгыз.

Мөмкин булса, тәрәзәләрне ачмаска тырышыгыз, һава чистарту системаларыннан файдаланыгыз.

Өйгә кайтып кергәч, өстәге бар киемне салып юыгыз. Һичшиксез, душта коенып чыгыгыз. Чәчләрне бик җентекләп юу сорала — иң күп пыльца (серкә) концентрациясе шунда. Борын һәм күзләрне дә яхшылап юыгыз.

Чыганак: http://chelny-rt.ru/news/sәlamәtlek-ilendә/allergiya-turynda-5-mif

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X