САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

аллаһ ризалыгы өчен

Узган пәнҗешәмбедә район халкы барлык мөселманнар өчен иң олы, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан Гаетен билгеләп үтте. Мөселман дөньясының көтеп алган көннәре бу. "Аллаһы Тәгалә каршында Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә кылынган изгелекләрдән дә өстенрәге булмас", - дигән Мөхәммәд пәйгамбәребез бер хәдисендә. Шуның кадерен белеп, пәйгамбәребез һәм аның сәхәбәләре...

Узган пәнҗешәмбедә район халкы барлык мөселманнар өчен иң олы, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан Гаетен билгеләп үтте. Мөселман дөньясының көтеп алган көннәре бу.
"Аллаһы Тәгалә каршында Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә кылынган изгелекләрдән дә өстенрәге булмас", - дигән Мөхәммәд пәйгамбәребез бер хәдисендә. Шуның кадерен белеп, пәйгамбәребез һәм аның сәхәбәләре аның тугыз көнен Ураза тоту, Аллаһыга зикер әйтү кебек изге гамәлләрдә уздырганнар, ә инде унынчы - Корбан Гаете көнендә Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалып, бәйрәм үткәргәннәр.
Район үзәгендәге Үзәк мәчеткә дә бу иртәдә халык күпләп җыелды. Иртәнге намаздан соң бәйрәмгә җыелган халыкны иң элек район мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт тәбрикләде, бәйрәмнең, Ислам диненең әһәмиятенә тукталды. Сарманлыларны олы бәйрәм белән район башлыгы Н.Закиров котлады (өстәге рәсемдә). "Ислам дөньясында иң олы, күңелләргә иң якын, дәрәҗәле бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете, күп гасырлар үтүгә карамастан, бүген дә бөтен дөнья мөселманнарын берләштерә. Ул Ислам мәдәниятенең меңләгән еллык традицияләренә нигезләнә, кешелек дөньясының Шәфкать, Игелек, Мәхәббәт, Дуслык, Тынычлык кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра.
Районыбыз мөселманнары Ислам диненең күркәм традицияләрен саклау һәм ныгытуда, дин гыйлемен үстерүдә шулай ук зур көч куялар. Районда 41 мәчет эшли. Октябрь аенда районнан 28 кеше Хаҗ сәфәренә юл тотты.
Кадерле райондашлар! Шушы изгеләрдән-изге бәйрәмдә бер-беребезнең шатлык-куанычларын уртаклашыйк, халкыбызның асыл сыйфатларын искә төшереп, йөрәк җылыбызны бүләк итик. Сезне Корбан Гаете белән ихластан тәбрик итәм. Күңелләрегездә иман нуры сүнмәсен, кылган догаларыбыз кабул булсын!" - диде ул.
Соңыннан дин тотучы райондашларыбыз Гает намазына бастылар. Сәгыйть хәзрәт тагын бер кат бәйрәм белән тәбрикләп, чаласы корбаннарыбызның кабул булуын, барлык мөселманнарның изгелеккә омтылып, игелекле бәндә булып яшәүләрен теләде. "Айтуган" кафесы пешекчеләре бәйрәмгә җыелган халыкны кайнар коймак, чәй белән сыйладылар.
"Корбан малыгызның муеныннан беренче кан тамчысы җиргә төшеп җиткәнче Аллаһы Тәгалә гөнаһларыгызны гафу итә", - дигән Мөхәммәд пәйгамбәребез. Корбан итен өчкә бүлү хәерлерәк. Берсе - үзеңә, икенчесе - фәкыйрь-мескеннәргә, өченчесе - туган-тумача һәм күрше-тирәләргә. Халкыбызда бәйрәм өстәле әзерләп, кунакларны корбан ите белән сыйлау кебек матур гадәт тә бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Бәйрәм көнне төштән соң Үзәк мәчеттә дә корбан итеннән аш әзерләнде. Шунысы куанычлы: корбан чалдыручыларның саны елдан-ел арта бара. Бу исә халкыбыз иманга кайта, аның асыл сыйфатлары гасырлардан гасырларга күчә, дигән сүз. Чалган корбаннарыгыз кабул булсын, кадерле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев