САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Актив хәбәрчебез Софья Әхмәдуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыя Фәрукшина белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты

Нәкыя апа, очраган саен: «Килмисең, бергә эшләгән чакларны сөйләшеп утырасы килә, бик сагынам шул чакларны”, – дип, үзенең үпкәсен еш белдерә иде.

Очрашкалап торгаласак та, күбрәк күрешәсе килгән булгандыр, күрәсең.  

Сүзем Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Нәкыя апа Фәрукшина хакында булыр. Бер баруымда: «Әле мин тагын кулны сындырып алдым бит. Сугышта бер җирем дә “ранен” булмаган иде, ике ел элек аякны сындырган идем, ялгыш таянып, хәзер кул сынды», – дип, кызык итеп сөйләп алган иде... 

Нәкыя апа сугышта булганы, батырлык өчен алган орден-медальләре белән мактанып йөрүчеләрдән булмады. Үзенә ташламалар таләп итеп, җитәкчеләр бусагасын да таптамады. Булганына шөкер итеп яшәде һәм зарланмады. Ул гомер буе сабыр, акыллы, гади татар хатыны булып калды. Эштә вакытта да алдынгылар рәтендә эшләде, ачык йөзле, шат күңелле иде. Шуңадырмы, аны коллектив та яратты, хөрмәт итте. Тәрбияләп үстергән балалары да, әти-әниләре дә зурлап тордылар. Аның төркемендә йөреп чыккан балалар, үзләре әти-әниләр булсалар да, күпме гомерләр узса да, әле Илнур, Гөлшат, Илдар, Рамилләр, бәйрәмнәрдә килеп, котлап киттеләр, дип куанып сөйли торган иде ветеран. 

«Наилә, бар, чәеңне куй», – дип, кызын да ашыктырып куя. «Сине гел сагынам, бигрәкләр дә рәхәт эшләдек, гел үзгәрмәгәнсең», – дип, минем исемгә дә мактау сүзләре әйтергә онытмый иде. Бергә эшләгәндәге кызыклы хәлләр турында озаклап сөйләшеп утырдык. «Зиһенең бигрәк әйбәт синең, Нәкыя апа. Бөтен әйбер – хәтереңдә. Сугышта булуларың исеңдәме соң?» – дип читләтеп сорап куям үзеннән. «Бүген аларны сөйләшмик, башка вакытка калсын, йөрәккә авыр була», – дип тирән сулап куя торган иде Нәкыя апа. Көндәлек хәлләрне генә сөйләшергә уйласа да, сүз һаман сугышта булу, анда кичергәннәргә, фронт хатирәләренә килеп төшә. Яшьләр сугыш афәтләрен онытмасыннар, дип кисәтәсе килә аның. Сүз бик күптәнге хәлләргә барып тоташа.

... Бар иде бит Нәкыяның да ут уйнатып торган яшь чаклары! Әле кайчан гына ул да әти-әнисенең шат-шаян кызы булган. Сугыш аның һәм аның кебек бик күпләрнең яшьлеген пыр туздырып җимергән. Ерак татар авылына да фронтның ачы җиле килеп җиткән. Гөрнадирдай ирләр, яшь егетләр сугышка китеп бетә. Көн саен – үлем, хәбәрсез югалу кәгазе, кайгы-хәсрәт, күз яше. Нәкыяга сугышның беренче көннәреннән башлап урып-җыю эшләрендә катнашырга, урманда утын әзерләргә, сабан сөрергә, авылларга йөреп, учет эшләре алып барырга һәм башка эшләр башкарырга туры килә. Аларның гаиләсен дә кайгы-хәсрәт аямый. Фәрукшиннарга зур югалту килә. Фәрукша абый Мәскәү янындагы сугышта каты яраланып кайтып һәм вафат була. Нәкыяның ике абыйсы хәбәрсез югала.

1943 ел. Фашист Сталинград янында каты сугышта үзенең җиңелүен танымый. Тик сафлары сирәгәйгән гаскәрләргә яңа көчләр бик кирәк әле. Сугышка җибәрердәй ир-атлар калмаган, чират – хатын-кызларда. Ул Сарман авылында яшәгән, 17 яше яңа тулган Нәкыя Фәрукшина кебекләргә дә барып җитә. 1943 елның июнендә кызга повестка биреп, шул ук көнне 17 сәгатькә военкоматка килергә кушалар. Әнисе Оркыя түти, каушавыннан онытып калдырган биш йомыркасын (күршеләреннән бурычка алып торган), Нәкыяны Янурыс янында куып җитеп, биштәренә сала. Якташлары – Анактан Наҗия Кәлимуллина, Кәшердән Нәҗибә Камалиева, Ләкедән Люся Ильина, Карамалыдан Татьяна Пермякова, Балтамактан Нурлыһода Сәлимгәрәева һәм башкалар – үзе кебек 21 кыз пароход белән Казанга озатыла. Аларны беренче көннән үк зенит-пулеметчылары итеп әзерли башлыйлар.

1943 елның декабрендә кызлардан полк оеша. Смоленск – Минск – Польша юнәлешендә сугышка җибәрелә. Аларга тормыш өчен мөһим объектларны, хәрби заводлар, күперләрне саклау бурычы йөкләтелә. Данлыклы Днепр елгасы аша салынган күперне саклау Җиңү көннәрен якынайту белән тарихка кереп калган. Кызларның да беренче чыныгу алулары шушы тирә белән бәйләнгән. Днепр аша салынган күпер аша совет гаскәрләре сугыш кирәк-яракларын озаталар. Аларны шартлатмыйча саклап калу зенитчы кызларның бик мөһим максаты булып тора.

1944 елның июле. Совет гаскәрләре фашистларны үз өннәренә куып баралар. Зенитчы-пулеметчы кызлар, Висла елгасы ярына урнаштырылган дошман ныгытмаларын шартлатып, немец самолетларын бәреп төшереп, безнең гаскәрләргә алга барырга мөмкинлек тудыралар. Фронт юлларында җир белән тигезләнгән йортлар, яндырылган авыллар, шәһәрләр, хәрабәгә әйләнгән иген басулары, ач-ялангач балалар, хатын-кызлар, авыр яралылар – болар барысы да Нәкыя апаның күз алдыннан китмиләр, төшләренә кереп йөдәтәләр.

Ничек түзгән, бирешмәгән соң бу яшь кенә татар кызы? Аңа, мөгаен, фашистларга карата нәфрәт, туган илгә мәхәббәт көч биргәндер. «Арада буйга иң бәләкәе, иң юкасы мин идем. Тавышым да нәзек, чәрелдәвек. Команда биргәндә, кызлар: «Накия, ты пищишь как козленок», дип көлешәләр иде», – дип искә ала иде ветеран.

1945 елның августында, демобилизацияләнеп, өлкән лейтенант Фәрукшина Нәкыя туган авылына кайта. Сугышта күп хәлләр, хәрабәләр күрсә дә, Сарманның җимереклеген, хәерчелеген күреп, ул аеруча шакката. Авыл авыр сугыш үткән урынны хәтерләтә. Түбә саламнары, койма, абзар-куралар утын урынына ягылып беткән. Бөтен җирдә – ятимлек, хәерчелек. Бу кыз күңелендә авыр хисләр, борчылулар уята. Ләкин яшәргә кирәк бит! Тормыш дәвам итә. Нәкыя үзе кебек сугышта булып кайткан Нәҗип Җәмилов белән гаилә кора. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, аларны башлы-күзле итәләр. Нәкыя апа үзенең гомерен мәктәпкә, балалар бакчасында эшкә багышлый. Нәҗип абый төзелеш оешмасында шофер булып эшли. Кырык тугыз ел бергә яшиләр. 

Нәкыя апаны бүгенге көндә дә тирән хөрмәт белән искә алам, күңелдән аның белән бәйле хатирәләрне, бергә узган хезмәт елларын барлыйм. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә истәлекләр кабат яңардылар. Бакчада бергә эшләгән хезмәттәшләр белән очрашкач та, барлык ветераннарны бер кат хәтердә яңартабыз, барысы да күңелемдә якты уйлар уята. Нәкыя апа турындагы бу язмам аңа, башка гүр иясе булган ветераннарга изге дога булып барып ирешсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев