САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АКШ экспертлары иң куркыныч смартфоннар исемлеген төзегән

Исемлекне төзегәндә гаджетның кешегә зарарлы йогынтысын күрсәтә торган SAR-нурланыш дәрәҗәсе исәпкә алынган.

АКШның элемтә буенча Федераль агентлыгы аналитиклары дөньядагы иң куркыныч смартфоннар исемлеген төзегән. Бу хакта "Известия" газетасы яза.

Исемлекне төзегәндә гаджетның кешегә зарарлы йогынтысын күрсәтә торган SAR-нурланыш дәрәҗәсе исәпкә алынган, дип хәбәр ителә Phone Arena порталында.

 

Нәтиҗәдә, Google Pixel 3 XL смартфоны иң куркынычы булып чыккан. "Федераль яңалыклар агентлыгы" хәбәр иткәнчә, әлеге модельнең максималь нурланыш күрсәткече - 1,52 Вт/кг, кешенең тәне һәм башы өчен 1,35 Вт/кг тәшкил итә.

Икенче урында - Google Pixel 3 смартфоны. Аның күрсәткече - 1,34 Вт/кг. One Plus, LG V40, iPhone XS Max һәм XS смартфоннары да иң куркыныч гаджетлар арасына кергән.

31 декабрьдә Американың Огайо штатында яшәүче бер ир-атның чалбар кесәсендә iPhone XS Max смартфоны яна башлаган. Ул Apple компаниясен судка бирергә ниятли. 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев