САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Агач йортны корт кимерсә...

Кимерүче корт агач йортларга зур зыян китерә. Шуңа күрә корт эзләре күренгән урыннарны химик матдәләр белән тиз арада эшкәртергә киңәш ителә. Аны әзерләгәндә саклану чараларын онытмагыз. Бигрәк тә тәннең ачык өлешен һәм күзләрне химик матдәләр зарарлаудан сакларга кирәк.

* Кимерүче корт барлыкка килмәсен дисәң, җиһазларның лаксыз һәм буялмаган урыннарын елына бер-ике тапкыр натрий фторидына (бер чиләк кайнар суга 300-500 грамм салып әзерләнә) манчылган чүпрәк белән ышкыйлар.* Сыекчаны шундый ук тәртиптә 10 өлеш скипидар, 5 өлеш балавыз, 5 өлеш парафин һәм 3 өлеш креолин салып та әзерләргә мөмкин. Кимерүче аның исен дә яратмый.
* Корт оялаган стенаны һәм җиһазны эшкәртү өчен сыекча исә түбәндәгечә әзерләнә: өч өлеш скипидар белән бер өлеш керосин катнашмасын, нафталинның бензинда эретелгән эремәсен, вазелин маен бергә кушалар. Кимерүче корт бүрәнә яки җиһаз эченә үк кереп ояласа, сыекчаны тишекләргә шприц, май савыты яки тамызгыч белән салырга мөмкин.
* Гадәттә, ана корт йомыркаларын бүрәнә өстендәге ярыкларга, уентыларга сала. Шуңа күрә аның өслеген әлеге сыекча манчылган пумала беләр ышку файдалы.

 

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев